tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясала
Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясала

Яшь язучыларның “Илһам” Бөтенроссия конкурсына йомгак ясала

«Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау кичәсе 2016 елның 12 апрелендә  «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәреләчәк. Әлеге бәйге «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында һәм татар халкының бөек шагыйрьләре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап уздырыла.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Г. Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте.

Бәйге өч этапта үтте: катнашучыларның иҗат исәрләрен кабул итү (1 нче февральга кадәр), эшләрне экспертлар тарафыннан тикшерү (10 нчы февральдан 11 нче мартка кадәр) һәм Татарстан Республикасының аерым муниципаль берәмлекләрдә экспертлар һәм балалар катнашында үтте (22 нче марттан 26 нчы мартка кадәр).

Аеруча Казан, Яр Чаллы, Саба, Арча, Түбән Кама һәм Актаныш районнары әлеге бәйгедә активлык күрсәтте.

Үз иҗатлары белән бәйгедә Башкортостан, Пенза, Киров һәм Әстерхан өлкәләре, Ханты-Манси, Пермь крае укучылары катнашты.

mon.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*