tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәгариф (страница 172)

Рубрика: Мәгариф

Эзтабарлар түгәрәге Татарстан тарихын өйрәнә

Татарстанның Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең “Эзтабар” түгәрәге бик уңышлы эшли. Башлангычы исә,түгәрәк җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Равил Садриевкә барып тоташа. Авыл халкының һөнәрчелек белән бәйле үткәнен, бүгенгесен тикшерәбез, – ди түгәрәк җитәкчесе. Әйтик, ветеран-укытучы Фәргать Фәизовның әтисе Гарифҗан абый үз вакытында бик матур итеп мөгез тараклар ясаган. Ә түгәрәк әгъзасы Инсаф Сафинның өлкән бабасы Сафаның шан сугучы, ягъни, берничә тонна ...

Дәвам »

Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты

Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.

Дәвам »

Актауда татар якшәмбе мәктәбе эшли башлады

Актау шәһәренең (Казахстан) 6 мәктәбе базасында якшәмбе татар мәктәбе ачылды. Аны “Болгар” татар этномәдәни берләшмәсе оештырып җибәрде. Бу эштә аларга Мангистау өлкәсендәге Казахстан халыклары ассамблеясы һәм “Согласие” халык фонды булышлык итте. Якшәмбе мәктәбендә татар һәм казах телләре, хореография һәм татар халык биюләре тарихы дәресләренә йөреп була. “Болгар” берләшмәсе җитәкчесе Зөлфия Бернеева әйтүенчә, якшәмбе мәктәбенә яшенә, милләтенә карамый теләгән кеше килеп, ...

Дәвам »

Гаиләдә әти тәрбиясе абруе һәм әтиләр җаваплылыгы артырга тиеш

Бала һәряклап камил тәрбия алуы өчен, аңа әтисенең дә, әнисенең дә тәрбиясе кирәк. Халкыбызда ата сүзеннән чыккан, әтисенә хөрмәт күрсәтмәгән кешегә ихтирам булмаган. Ата кеше җилкәсендә исә гаиләсе өчен тулы җаваплылык булган. Бу турыда Татарстандагы Азнакай шәһәре әтиләре ныклап уйлана башлаган, күрәсең. Азнакай шәһәренең мәгълүмати-методик үзәк базасында әтиләр берлеге утырышы узды. Анда шәһәрнең төрле мәктәпләреннән 30 кеше катнашты. Алар мәгариф ...

Дәвам »

Пензада “Яратам сине, туган ягым” конкурсы тәмамланып килә

23 ноябрьдә Пензаның “Кагау” сәүдә үзәгендә “Яратам сине, туган ягым” конкурсын йомгаклаучы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узачак. Әлеге бәйге Көзге нәтиҗәләр ассамблесы кысаларында һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Конкурсның оештыручысы һәм үткәрүчесе – төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе аны балаларда яәм яшүсмерләрдә туган якка мәхәббәт, яшь авторларны барлау максатыннан уздыра. Бәйгегә катнашучылар яшьләренә карап өч төркемгә бүленәләр: 6 яшьтән ...

Дәвам »

Себердәге Ямбай мәктәбе юбилеен үткәрде

Төмән өлкәсе мәгарифендә лаеклы урын алып торган Ямбай урта мәктәбенең хәзерге бинасына 45 ел, мәдрәсә-мәктәпнең мәгариф халык комиссариаты карамагында эшли башлавына 95 ел тулу хөрмәтенә матур чара әзерләнгән.

Дәвам »