tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте
Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Туган телне өйрәнүдә җәйге урак өсте

Уку елы дәвамында дәресләр арытса, җәйге лагерларда уку үзенә күрә кызыклы, мәгънәле тамаша кебек. Бераз күңел дә ачасың, яңа дуслар белән аралашасың, кызыклы кешеләр белән очрашасың, туган телең дә шомара, милли мәдәнияне, тарихны да өйрәнәсең. Андый җәйләүләр  милли үзаң үстерү һәм туган телне өйрәнү өчен файдалы. Милләттәшләр җәйге ял вакытында гына күмәкләп очрашып, аралаша ала. Финляндия татарларының җәйге лагерьлары дистә еллар буе туган тел, динне өйрәнү мәктәбе булып хезмәт иткән.

Ә Татарстанда хәлләр ничек соң? Шундый сорау белән Татарстанның Мәгариф һәм фән Министрлыгының милли мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Бу идарәнең җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова, шул ук идарәнең бүлек мөдире Алсу Шәрипова биргән мәгълүматларга караганда, быел  туган телне өйрәнү тагы да киңрәк оештырылган.  Быел да Биектау районының “Костер” лагерында гадәттәгечә “Дуслык” туган тел җәйләүе эшли.  Андә 500 ләп укучы ике алмаш агымда ял итеп, тел сабаклары алалар.  Актаныш районындагы сәләтле балалар гимназиясе нигезендә “Бүләк” җәйләве эшли.  Монда 200 дән артык бала ял итә, тел сабаклары ала. Татарстан районнарыннан җыелган укучылардан гайре чит төбәкләрдән дә балалар килгән. Аларны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы  белән килешү төзегән өлкә мәгариф идарәләре, Татарстанның чит төбәкләрдәге вәкилчелекләре, милли мохтариятлар оештырып Казанга җибәргән. Туган телне, милләтебезне яраткан  теләгән татарлар үз балаларын мондый күңелле файдалы җәйләүләргә җибәрә алган.

Гадәттәгедән аерма буларак, быел 600 гә якын бала өчен тагын бер җәйләү оештырылган. Татарстанның  дәүләт телләрен һәм башка телләрне   саклау буенча төзелгән дәүләт программасы хисабына “Болгар-Туган тел” җәйләве борынгы Болгар тыюлыгы капкасы каршында,  Ак мәчет белән янәшә палаткалар шәһәрчеге корылган. Бу җәйләүнең оештыручылары – Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстанның фәннәр академиясе, Казан университеты һәм “Сәләт” фонды.  Төркемнәрнең уку, ял һәм көнкүрешен оештыруга “Сәләт” проектының командасы җәлеп ителгән. Әйдаманнар, көндзлек тормышны оештыру “сәләтчә”.

Профильле сменаның төп максаты булып туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татар телен саклап калу проблемасына игътибар бирү, аны чишү юлларын эзләү тора. Моның өчен махсус рәвештә “Татар теле лаборатория” се эшли.

Лагерьның уку-укыту программасы  өч тармакка юнәлдерелгән: Лингвистика; Массакүләм мәгълүмат чаралары; Мәдәният һәм иҗат.

Балалар өчен мастер-класслар, тренинглар, “Уңыш тарихы” темасына төрле танылган шәхесләр белән  очрашулар оештырылган.

Лагерьның программасына уку-укыту сессиялары белән беррәттән, күңел ачу чаралары һәм спорт уеннары да кертелгән. Шулай ук программага “Нәрсә? Кайда? Кайчан?”, “ШТК” уеннары, психологик күнегүләр, шахмат, шашка, арм-спорт, өстәл теннисы буенча турнирлар да  кертелгән.

28 июнь көнне лагерь кысасында Тукай Форумы да үткәрелгән. Ул “И Туган Тел, и матур тел…” концерты белән тәмамланды. Форумда Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов, Спаср р мунициапль районы Башлыгы Камилҗ Нугаев,  ТФА вице-президенты, “Сәләт” проектының җитәкчесе  Җәүдәт Сөләйманов һәм башка күренекле шәхесләр катнашты.

Җәйләүләргә иң көчле уку чылар, туган телне өйрәнүдә уңышка ирешүчеләр күмәкләп килгән. Анда Татарстан  һәм Русиядән 7-11 сыйныфлардан фән олимпиадалары, бәйгеләр һәм фестивальләрнең җиңүчесе, фәнни-гамәли конференция, форумнарда, иҗтимагый проектларда катнашучылар катнаша. Лагерь програмы татар мәдәнияте, телен өйрәнүгә, тормышның төрле өлкәләрендә телне гамәли куллану күнекмәләрен үзләштерүгә нигезләнә.

Укучылар өчен оештырылган  дәресләргә күренекле әдипләр чакырылган. Рабит Батулла, Хатип Миңнеголов, Әнвәр Хәйри, Кадрия Фәтхулова, Эльвира Димөхәммәтова һәм башкалар белән палаткаларда үткән очрашулардан  балалар канәгать калган.

26 июньдә “Болгар-Туган тел” мәгълүмат чаралары көне булды. Чакырылган кунаклар һәм экспертлар составы  бик көчле иде. Менә алар:«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Фәрит ШАҺИӘХМӘТОВ, “Ялкын» журналының баш мөхәррире Йолдыз МИННУЛИНА  фоторәссам Тимур ШАЙХЕТДИНОВ,  “Яңа гасыр” телеканалының «Мәдәният доньясында» тапшыруын алып баручы  Гузель СӘГЫЙТОВА, Камал театры вәкиле Айгөл ДӘҮЛЕТШИНА , яшь  журналист Линар Закиров, «Tatar Radio» сының алып баручысы Алиса ҖАМАЛИЕВА – алар бырысы да укучылар өчен бик кызыклы шәхесләр иде.

“Дөнья” видеостудиясе вәкилләре белән очрашу да кызыклы үтте. Оператор һәм режиссер Фәйзрахман Камалов, Кытайдан Казанга укырга килгән яшь җырчы Базарбай белән без  журналистика, сәнгать турында сөйләдек, үзебез төшергән клипларны күрсәттек.  Палаткаларда яшәүче “шәкерт”ләр безгә күп сораулар бирделәр, интернетта аралашу турында тәкъдимнәребезне кабул иттеләр.

“Шаяннар һәм тапкырлар” фестивалендә төркемнәр арасында ярыш кызу барды. Беренче урынны  «Баки Урманче» төркеме, икенче турынны «Муса Җәлил» һәм «Рудольф Нуриев» төркемнәре, өченче урынны  «Сара Садыкова»    командасы яулады.

Шулай итеп туган телне өйрәнер өчен быелыгы җәй көннәрендә өч җәйләүгә 1200 дән артык бала чакырылды. Алар арасында татар балалары гына түгел, ә татар телен өйрәнергә теләк белдергән  рус һәм башка милләт вәкилләре дә бар иде.Бу җәйләүләр олылар өчен дә,балалар өчен матур һәм файдалы бәйрәм булып хәтердә калачак.

Әлеге лагерьләр турында презентация

Римзил Вәли,
Бөтендөнья татар конгрессының
“Дөнья” студиясе баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*