Татар теле һәм әдәбиятыннан халыкара олимпиада (алга таба – Олимпиада) Татарстан Республикасының Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, шулай ук чит илләр укучылары һәм студентлары өчен үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә яшәүче укучылар һәм студентлар (14-25 яшьләрдәге) катнаша ала. Олимпиада укучылар һәм студентлар ...
Дәвам »Рубрика: Мәгариф
Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды
25 октябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында беренче тапкыр «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Әлеге конференция коръән сурәсе укып һәм татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Эшлекле сөйләшүгә җыелган халыкны Комсомол районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. ...
Дәвам »
Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар
23–24 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга муниципаль районының Әрәкәй авылында “Милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр” исемендәге III төбәкара конференция булып узды. Чара авылда урнашкан милли мәдәни комплекста үткәрелде, бу бина районда урнашкан 6 татар авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни генә түгел, ә мәгрифәти дә бер учак вазыйфасын башкара. Ул 2012 елда ачылган. Ике катлы бинада спортзал, 300 урынлык тамаша ...
Дәвам »
Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары күп телләрдә белем бирү модельләрен өйрәнде
Шушы көннәрдә Удмуртия Республикасының татар теле укытучылары “Регионнарда гомуми белем бирү учреждениеләрендә күп телләрдә белем бирү модельләрен тормышка ашыру” дигән семинарга җыелдылар. Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтыннан килгән мөгаллимә Мингаян Гаяз кызы Мозаффарова татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә яңа стандартларны куллану серләрен ачты. Өч көнгә планлаштырылган семинарның бер көне Ижау шәһәренең 6нчы гимназиясендә узды. Татар, рус, инглиз теле укытучылары 5нче ...
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау һәм үстерү” форумында катнаштылар
16-19 октябрьдә узган бу фәнни чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә катнашты.
Дәвам »
Казан университетының Филология һәм сәнгать институтындагы “Әллүки” иҗат түгәрәге “Шигъри сабантуй” үткәрә
Казан Федераль университеты Филология һәм сәнгать институтының татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар бүлеге каршында эшләп килгән “Әллүки” иҗат түгәрәге 2013 елның 15 декабрендә “Шигъри сабантуй” ярышы үткәрә. “Шигъри сабантуй” ул – яшь шагыйрьләр бәйгесе. Йөрәгендә иҗат ялкыны яшәгән һәр яшь иҗатчы әлеге конкурста катнашып, үзен сынап карый ала. Конкурста ВУЗ студентлары гына түгел, югары сыйныф мәктәп укучылары да (10-11 сыйныфлар) катнаша. “Шигъри ...
Дәвам »
Самарадагы “Туган тел” оешмасы РФ нең Телләр турындагы законына үзгәртүләргә каршы
Самарадагы "Туган тел" өлкә татар оешмасы активистлары Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка мөрәҗәгать хаты юллаганнар.
Дәвам »
Тубылның себер татарлары мәдәнияты үзәге 25 еллыгын билгеләп үтә
25 октябрьда Тубылдагы себер татарлары мәдәнияты үзәге оештырылуына 25 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә үткәрә. Чара үзәкнең үз бинасында узачак
Дәвам »
Күренекле галим В.Х.Хаков истәлегенә багышланган укулар
Унсигезенче октябрь көнне Казан федераль университеты Филология һәм сәнгать институтнда аспирант һәм студентларның “Телләрне саклау һәм үстерү” темасы астында Вахит Хөҗҗәт улы Хаков укулары узачак.
Дәвам »
Юбиляр
Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Дәвам »