tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай шигырьләре күңелдә
Тукай шигырьләре күңелдә

Тукай шигырьләре күңелдә

Апрель ае – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган ай буларак,  халык күңеленә кереп калган. Бу айда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында шагыйрь иҗатына багышлап әдәби –  музыкаль кичәләр, атналыклар уздырыла. Укытучылар, балалар үзләре Г.Тукайга багышлап шигырьләр,  җырлар иҗат итә. Шуларның  берничәсен Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез!

Тукай исән җырыбызда.

Тукай! Тукай!

Синең моңың, җырың

Дәрья булып тулып ташыган.

Эх! Мин шуның бер дулкыны булсам,

Гомер ярларында ярсысам …

Туган аең җанга илҺам сала.

Гөрләвекләр җырлап торганга,

Сабый чактан, ялгыз ятимлектән

Шул кадәрле моңлы булганга.

Туган телең исән каныбызда,

Шүрәлеңне күрәм төшләремдә.

Тугры Тукай, синең туган көнең

Маяк булып янсын эшләремдә!

Бөгелмә шәһәре 7 нче санлы мәктәпнең  

 6нчы сыйныф укучысы,   Галимова Лилия

Әйтер булсаң  үгет – нәсыйхәт.

Әйтер булсаң  үгет – нәсыйхәт,

Тукай шигырьләрен көйләп әйт.

Күрсен бала, белсен, өйрәнсен –

Кая ялган, кая хакыйкать.

“Су анасы” куша урлашмаска,

“Эшкә өндәү” өнди эшләргә.

“Сабыйга”сы дәшә батырлыкка,

Ышанмаска явыз көчләргә.

Сабагына йөреп, күпне белсен,

“Пар ат”ына утырып, илләр гизсен.

Табигатьнең хозурлыгын күреп,

“Шүрәле”сен укып, бераз көлсен.

 Фәтхлисламова Сания Сәгыйт кызы,

Бөгелмә шәһәре 8 нче санлы мәктәп укытучысы

mugallim.ru  интернет сайты

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*