30 гыйнварда Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хөсәен Әмирхан һәм традицион мөселман мәхәлләсе моделе” дип аталган фәнни-гамәли конференция үткәреләчәк. Ул күренекле дин әһеле һәм галим, тарихчы, мәгърифәтче Хөсәен Әмирханның (1814-1893) тууына 200 ел тулу уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итте танылган тарихчы галимебез Илдус ага Әмирханов. Хөсәен Әмирхан Чистай, Казан, Бохара мәдрәсәләрендә укыган. 1846 елда Казанга кайтып, 1849дан Яңа Татар бистәсендә Иске таш мәчет ...
Дәвам »Рубрика: Мәгариф
Төмәндә татар телен яхшы белүчеләр билгеләнде
Укучылар өлкә олимпиадасының беренче көннәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар.
Дәвам »
Төркиянең Элязыг шәһәрендә татар галимен зурладылар
Узган ел ахырында Төркинең Элязыг шәһәрендә "Элязыг-Казан. Мәдәният һәм сәнгать очрашуы" исемле чара үткән.
Дәвам »
Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасы узды
Уфада үткәрелгән бу чарага Башкортстанның төрле шәһәр-районнарыннан 158 укучы һәм аларның җитәкчеләре булып 50 укытучы килгән иде.
Дәвам »
Петербургта яңа татарча китап дөнья күргән
Самара өлкәсенең Елхау районы Мулла авылында гомер итүче Гөлсирә Фәхретдинованың “Уеллар” дигән китабы дөнья күргән. Ул Санкт-Петербургта басылган. Бу авторның икенче китабы. Алдагысы “Замандашлар сагышы” дигәне дә Петербургта чыккан була. Анысы шигъри җыентык булса, яңасы татар халык иҗатын туплаган. Такмаклар унсигез бүлектән тора һәм ул үз эченә 363 такмакны җыйган. Гөлсирә ханымга киләчәктә дә иҗат уңышлары телик.
Дәвам »
Беренче нәтиҗә билгеле
Татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уздыруның оештыру комитеты бәйгенең Интернет-тест формасындагы беренче сайлап алу туры буенча нәтиҗәләрен чыгарды. Ул 16-20 декабрь көннәрендә интернет-тест формасында узды. Һәр категория буенча икенче турда катнашу мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2014 елның 12 гыйнварына кадәр билгеләнә. Әгәр җиңүчеләр саны алдан билгеләнеп куелган катнашучылар саныннан артып китсә, беренче тур җиңүчеләренә өстәмә бирем ...
Дәвам »
Чех әлифбасы бүләккә
Бу китап дөньядагы бердәнбер булган, Татарстанның Арча педучилищесында урнашкан Әлифба музеена бүләк булачак.
Дәвам »
Әлмәттә ана теле укытучылары өчен семинар үткәрелде
16 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт (Татарстан) бүлекчәсе ана теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әзерләгән методик семинар узды. Әлмәтнең муниципаль хезмәт дәүләт институтының (ӘМХДИ) актлар залында үткән семинар “Гуманистик этномәдәни традицияләр һәм тәрбия процессы” дип атала иде. Чарага Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, БТК ның Әлмәт бүлекчәсе әгъзалары, ана теле һәм әдәбияты укытучылары, мәктәпкәчә балалар тәрбия-укыту оешмалары педагоглары җыелды. Бу ...
Дәвам »
Алты яшьтә өйрәнелгән тел алтмышта да онытылмый
Балаларга татар телен мәктәпкәчә яшьтән үк үзләштерүгә соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә.
Дәвам »
Балтачта “Күңелле стартлар” узган.
Әлеге чара балаларны үзара дуслаштыру hәм бер-берсен якыннанрак белү максатыннан, танышу белән башланып киткән.
Дәвам »