tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ
ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде.

Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы бу якларда чагыштырмача яшь авылларның берсе. Моннан 118 ел элек Казан губернасының Тәтеш өязе ягынан килеп төпләнгән 6 татар гаиләсеннән бүгенге көнгә берничә йөз гаилә үсеп чыккан.

Күчеп килүче бабайлар авыл өчен урынның иң матурын һәм уңайлысын сайлаганнар. Авылдан 3 чакырымда гына Идел елгасы ага, янәшәдә генә урман, авыл эчендә шифалы су чыга торган чишмәләр дә бар…

Шунлыктан, Бидәнге белән күршедә генә бөтен Россиягә танылган Ундоры шифаханәсе урнашкан. Авылда яшәүчеләрнең дә байтагы шунда эшли.

Заманында перспективалы авыллар рәтендә булган Яңа Бидәнгедә 1992 нче елда 120 балага исәпләнгән яңа мәктәп төзелә. Бүген биредә, 9 еллык мәктәптә, 46 бала белем ала. Мәгариф чиновниклары укучыларның аз булуына сылтау итеп, мәктәпне күршедәге рус авылындагысы белән берләштерергә карар кылалар.

Район башлыгы урынбасары Маргарита Архипова авыл мәдәният йортына җыелган халыкка ике мәктәпне берләштерүнең уңай яклары хакында нинди генә матур сүзләр белән аңлатырга тырышса да, бидәнгелеләрнең фикерен үзгәртә алмады.

Яңа Бидәнге авылында яшәүче Эльвира Кутузованың фикере болайрак, “Мин Яңа Бидәнгедәге барлык ата-аналар да катгый рәвештә каршы дип уйлыйм.Без әле шушы мәктәпнең яртысында балалар бакчасы ачуны да таләп итәбез, ди.

Чыннан да, бүген авылда мәктәпкәчә яшьтәге тагын 46 бала исәпләнә. Җыенда авыл халкы балалар бакчасын яңадан ачу мәсьәләсен дә күтәреп чыктылар. Очрашуда катнашучылар күршедәге рус мәктәбе белән берләштергәч татар теле укыту да бетәргә мөмкин дигән фикердә.

Ике сәгатькә якын барган очрашуда сөйләшү вакыты белән кискен борылышлар да алды.Чөнки еллар дәвамында авылда хәл ителмәгән проблемалар байтак җыелган. Балалар бакчасы булмау, юллар төзелмәү, янәшәдәге күлдә бары тик акча түләп кенә су коену һәм балык тоту, яшьләргә эш булмау…болар барысы да халыкта җирле хакимияткә карата ышанычны бетергән.

Авыл халкының озакка сузылган җыенын Ульяновск өлкәсе мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек мөдире Ирина Кисилёва йомгаклады. Ул “Бүгенге көндә мәгариф министрлыгы тарафыннан да, район җитәкчелеге һәм мәгариф идарәсе тарафыннан да мәктәпне ябу һәм бетерү турында сүз бөтенләй бармый”, диде.

Көн яктысында башланган җыен инде тәрәзәләрдә утлар кабынгач тәмамланса да, халык мәдәният йортыннан канәгатьләнү хисе белән таралышты.

Халкыбызның бердәмлеге һәм мишәр татарларының үҗәтлеге өлкәбездәге тагын бер татар мәктәбен саклап калды. Зур булмаса да бу тарихи җиңү иде. Әфәрин, халкым!

Ульяновск өлкәсеннән Рамис Сафин

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*