tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан укучыларыбызны җылы каршы алган
Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар.

Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка үзгәрүе, матурлыгы турында cөйләде, укучыларны җылы каршы алган Бөтендөнья татар Конгрессы хезмәткәрләренә рәхмәтләрен юллап, фикерләре белән дә уртаклашты.

Тубыл 3

– Мәркәзебез Казанда Тубыл укучылары истәлекле урыннарда булдылар, Тубыл 3 тарихи һәм архитктура һәйкәлләрнең уникаль комплексларын күрделәр. Алар Казан Кремелендә, Кол Шәриф мәчетендә, музей-театрларда булдылар, Г.Камал театрында “Авыл эте Акбай ”спектаклен карадылар, Казанның -1000, Г.Тукай, К.Насыйри музейларында, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында очрашу да истәлекле булды. Укучылар зур әһәмият белән аны тыңладылар. Ул татар конгрессының башкарган эшләре, максатлары белән таныштырды. Очрашу ахырында безнең укучыларга бүләккә китаплар, татарча мультфильмнар тапшырдылар. Тубыл кунаклары арасында туган телләрен яраткан, сәнгатьле шигырь сөйли белгән, батыр укучылар да табылды.Үндүртенче мәктәп укучысы Миләүшә Каримова Р.Ибраһимовның шигырен сөйләде.Табриз Яруллин белән очрашу да яшьләрне кызыксындырды. Укучылар конгресс хезмәткәрләренә сораулар бирде. Аннары Казанның” Туган авылым”-ял итү комплексында, Бауман урамнарында булдык. Бу сәфәр һәркайсыбызның күңелендә онытылмаслык якты мизгел булып калды. Укучыларыбызның күптәнге хыялларын тормышка ашырырга булышучылар мәктәп җитәкчеләре С.З.Хисмәтуллин, С.А.Терентьева булдылар. Балаларының омтылышын аңлаган, матди ярдәм күрсәткән әти-әниләренә рәхмәт әйтәсе килә. Кайтып җиткәч укучыларыбызны Тубыл телерадиокомпаниясе ширкәтендә татар телендә чыгып килгән радиостудияга кунакка чакырдылар. Сәяхәттән кайткан балаларның фикерләрен инде бөтен Тубыл халкы тыңлаячак. Укучыларның һәркайсысы Казанга әле тагын барырга теләк белдерделәр. Сәяхәтебез уңышлы, файдалы, күңелле үтте . Безне Казанда җылы каршы алган Альбина Бегильдиновага, Марат Кәримовка, бу экскурсияне оештыруда ярдәм иткән якташыбыз Мөнирә Cагидуллинага, Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәтләребезне юллыйбыз -дип, сөйләде Сәлимә апа.

Римма Өметбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*