23 ноябрьдә Пензаның “Кагау” сәүдә үзәгендә “Яратам сине, туган ягым” конкурсын йомгаклаучы җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узачак. Әлеге бәйге Көзге нәтиҗәләр ассамблесы кысаларында һәм Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелде. Конкурсның оештыручысы һәм үткәрүчесе – төбәк татарларының милли-мәдәни автономиясе аны балаларда яәм яшүсмерләрдә туган якка мәхәббәт, яшь авторларны барлау максатыннан уздыра. Бәйгегә катнашучылар яшьләренә карап өч төркемгә бүленәләр: 6 яшьтән ...
Дәвам »Рубрика: Мәгариф
Себердәге Ямбай мәктәбе юбилеен үткәрде
Төмән өлкәсе мәгарифендә лаеклы урын алып торган Ямбай урта мәктәбенең хәзерге бинасына 45 ел, мәдрәсә-мәктәпнең мәгариф халык комиссариаты карамагында эшли башлавына 95 ел тулу хөрмәтенә матур чара әзерләнгән.
Дәвам »
Сова авылында татар һөнәрчелеге традицияләрен искә төшерәләр
Пермь краеның Лысьва районында урнашкан Сова авылында «Халык һөнәрләре мәктәбе» 15 ноябрьдә «Әбием сандыгы» исемле бәйрәм үткәрә.
Дәвам »
Казанда Исламга багышланган халыкара фәнни конференция уза
Казан (Идел буе) федераль университетында шушы көннәрдә "Бүгенге мәгълүмати иркенлектә мөселман хәрәкәтләре һәм Ислам идеологиясен үстерү алымнары" ("Мусульманские движения и механизмы воспроизводства идеологии Ислама в современном информационном пространстве") исемле халыкара фәнни конференция эшли.
Дәвам »
Бардада Тукай шәҗәрәсен өйрәнүгә багышланган фәнни конференция узачак
Пермь краеның Барда районы үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган Милли мәдәният көннәре үтәчәк.
Дәвам »
Ульяновскида укытучылар съезды узды.
Ике елга бер тапкыр уздырылучы съездга делегат итеп сайланган кайсы гына укытучы белән сөйләшсәң дә, мондый чараларның мөһимлеген һәм фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен ана теле укытучыларына шундый мәйдан кирәклеген ассызыклап сөйләделәр.
Дәвам »
Казанда мәгарифкә багышланган халыкара конференция узачак
1 ноябрь көнне Казанда “Идел буе күпкультуралы мәгариф киңлеге: интеграция юллары һәм формалары” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узачак.
Дәвам »
Мөдәррис Вәлиев: Хосусый нәшрият буларак эшли башлагач, минем өчен яңа дөнья ачылды
Әңгәмәбез - егерме елга якын “Мәгариф” нәшриятын җитәкләгән, бүгенге көндә “Мәгариф – Вакыт” хосусый нәшрияты хуҗасы булган һәм мәктәп өчен татар теле, гарәп теле, әдәби уку дәреслекләре һәм заманча “Әлифба” чыгаруын дәвам итүче Мөдәррис Вәлиев белән.
Дәвам »
Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте
24-25 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районында урнашкан Усть-Багаряк авылында тантаналы чаралар үтте. Алар бергә өч датаны берләштерде: авыл төзелүгә 305 ел, авыл мәктәбенә – 90 ел, мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның тууына 130 ел. Усть-Багаряк авылы Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылның урыны бик матур – ул Синара елгасы ярларында җәелеп утыра. Биредә төрле милләт вәкилләре ...
Дәвам »
Казанда “Калфаклы сандугач” фестиваль-конкурсы узачак
Җиде ел Казанның Киров районында урнашкан дүртенче татар гимназиясендә "Калфаклы сандугач" дигән Сара Садыйкова исемендәге татар җыры һәм инструменталь музыка VII төбәкара ачык фестиваль-конкурсы үткәрә.
Дәвам »