tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар
Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар

Можгада татар мәдәнияте белән таныштыралар

Можгада (Удмуртия) Халыклар дуслыгы йортында “Серле сандык” исемле зур проект кысаларында өйрәнү-өйрәтү семинары үтте. Аны оештыручылар “Адымлап татар мәдәниятенә” («Шаг за шагом: татарская культура») дип атаганнар иде. Бу хәбәрне mozhga.net сайты Халыклар дуслыгы матбугат үзәгенә сылтама ясап үз битләрендә урнаштыра.

Семинарда килүчеләр татар биюләре буенча махсус басмалар белән таныштылар, төрле төбәкләргә хас булган татар милли киемнәре турында видеофильм карадылар, яшьләр фольклор уеннарына катнаштылар.

Чаллыдан килгән шагыйрә, тәрҗемәче һәм журналист Әлфия Ситдыйкова “Бүгенге көн язучылары – балаларга” дигән темага чыгыш ясады һәм яңа гына басылган балалар китаплар белән таныштырды. Бу басмалар бөтен кешенең игътибарын җәлеп итте. Алар матур бизәлгән һәм 4 телдә нәшер ителгән: татарча, удмуртча, русча, инглизчә. Аннан соң Халыклар дуслыгы йорты методисты Алия Абдуллина татар халык биюләре буенча мастер-класс үткәрде.

Семинар ахырында барлык катнашучыларга сертификат бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*