tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять (страница 846)

Рубрика: Җәмгыять

Казанга III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады

14 март иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына авыл эшмәкәрләре җыела башлады.

Дәвам »

Ульяновск губернаторы “Чишмә” тапшыруы коллективын котлады

Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов “Чишмә” җирле телетапшыру коллективына “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңүләре белән котлап, тәбрикләү телеграммасы юллаган. “Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез татар халкының үзаңын үстерәсез, татар мәдәниятен саклау һәм баетуга зур көч куясыз, иҗади уңышлар, илһам телим. Туган ягыбыз турында кызыклы сюжетларыгызна көтеп калабыз”, – диелә телеграммада.

Дәвам »

Мәрҗәнине олыладылар

Комыргуҗа урта мәктәбендә бишенче тапкыр Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге фәнни-гамәли республика конференциясе узды. Кунакларны район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова каршы алды. Үзем җыйган мәгълүматны гына бирә алам, чөнки игътибар үзәгендә телевидение һәм республикакүләм газеталар журналистлары булды. Конференциягә 9 районнан килгәннәр иде. Татарстан Республикасының ике Дәүләт Советы депутаты – ...

Дәвам »

Язның беренче көннәрендә Әтнә район башлыгы призына хоккей уйнадылар.

  1 март көнне ике төркемгә бүленеп, Олы Әтнә һәм Бәрәскәнең боз мәйданчыкларында 10 команда кәкмәшә суга. Ә якшәмбе, 2 мартта, һәр төркемнән икешәр команда финалда уйный. Уеннар бик кискен узалар. Нәтиҗәдә, төп призны Бәрәскә командасы яулый. II урынны Яңа Шашы командасы ала. Әтнә III урында урнаша, Күәм IV урын яулый. Турнирның “Иң яхшы һөҗүмче”се исеменә Яңа Шашыдан Инсаф Гәрәев ...

Дәвам »