tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Себер кубогы” турниры бер атнага соңрак үтәчәк
“Себер кубогы” турниры бер атнага соңрак үтәчәк

“Себер кубогы” турниры бер атнага соңрак үтәчәк

Көрәш буенча “Себер кубогы” бөтенроссия турниры Кемеровоның “Арена” спорт комплексында 10-11 октябрьдә үтәчәк. Алдарак бу ярышлар 3-5 октябрьдә булачак дип хәбәр ителгән иде.

Мондый кичектерү Россия көрәш федерациясенең 18 октябрьдә Япониядә сугышчан спорт төрләре өлкәсендә ике ил арасындагы аралашу чараларында катнашуы белән бәйле.

Быелгы “Себер кубогы” турниры икенче мәртәбә үткәрелә. Беренчесе 2012 елда узган иде.

Турнирны Кемерово өлкәсенең яшьләр сәясәте һәм спорт департаменты, Россия көрәш федерациясе, “Кемерово өлкәсендәге кече халыклар мәдәниятен һәм милли спорт төрләрен саклау федерациясе” тцбщк иҗтимагый оешмасы, Березовскийдан “Дуслык” татар мәдәнияте үзәге оештыралар.

Ярышларда РФ төбәкләренең җыелма командалары катнаша ала. Һәр яшь төркемендә төбәк командасы 18 көрәшче алып килергә мөмкин.

– 1995 һәм өлкәнрәк ирләр, авырлык категорияләре:

60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 95 кг, 100 кг, 100+ кг

– яшүсмерләр (17-18 яшь) 1996-1997 елларда туганнар, авырлык категорияләре:

55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 90+ кг

10 октябрь – килү көне. Командаларны урнаштыру, мандат комиссиясе, үлчәнү

11 октябрь – ярышлар көне

12 октябрь – китү көне

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*