9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Әлеге чарада Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары да катнашачак.
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь!
6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.
Дәвам »
Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды
Ел саен уздырыла торган Мәскәү халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды.
Дәвам »
«Халкым минем» тапшыруы — Фестиваль
Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында уздырылган “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале
Дәвам »
18 cентябрьдә КФУның татар теле курслары эшли башлый
Ел саен көз көне Казан федераль университеты тарафыннан үткәрелә торган түләүсез татар теле курслары быел 18 сентябрьдән башланачак. Бүгенге көндә КФУ сайтының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бүлегенә кереп, электрон теркәлү үтәргә мөмкин
Дәвам »
ВИДЕО: Лекторий — Рабит Батулла
«Әлфия Авзалова тарихы» – Рабит Батулла, язучы
Дәвам »
«Татар театры тарихы плакат сәнгатендә» дигән яңа китап-альбом дөнья күрде
Бу көннәрдә татар театрының 110-еллык юбилеена багышланган "Татар театры тарихы плакат сәнгатендә" дип исемләнгән китап дөнья күрде (рус, татар һәм инглиз телләрендә, 352 б.). Проектның авторы - Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив сәнгать бүлеге мөдире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Урманче исемендәге Республика премиясе лауреаты Солтанова Рауза Рифкать кызы.
Дәвам »
“Чәй яны-гаилә яны”
Биектау районы "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы Дөбъяз "Ак калфак" бүлекчәсе белән берлектә "Чәй яны-гаилә яны" дип аталган бәйрәм уздырды. Чараның төп максаты: татарларда беренче чәй эчү һәм самоварның килеп чыгуын сөйләү.
Дәвам »
Казан федераль университеты сайты татар телендә эшли башлады
1 сентябрьдән башлап Казан университетының рәсми сайты татар телендә эшли башлады.
Дәвам »
Болгар ислам академиясенең беренче укучылары студент билетларын алды
Болгар ислам академиясенең беренче уку елында 36 студент кабул ителде. Аларның 27се магистратурага 9ы докторантурага кабул ителде.
Дәвам »