tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Казанга килә башлады
Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары Казанга килә башлады

Иртәгә Бөтендөнья татар конгрессының  иң масштаблы чараларыннан булган  Бөтендөнья татар яшьләре форумы башлангыч ала. Делегатларның бер өлеше инде Казанга килеп җиткән. Егет-кызларның кайберләре Татарстан башкаласында беренче тапкыр, икенчеләренең Форумда беренче генә катнашулары түгел.

Казанга инде Ростовтан, Санкт-Петербургтан, Томсктан, Кемероводан, Башкортстан һәм Үзбәкстан республикаларыннан бер төркем егет-кызлар килеп җиткән. Барлыгы көн азагына кадәр башкалабыз 150 кетнашучыны кабул итәчәк. Иртәгә Универсиада авылында делегатларны теркәү башланачак. Төркә кадәр инде 700 кеше җыелыр дип ниятләнә. Калганнары бераз соңрак килеп кушылачак.

  • Без бик яхшы кәеф белән киләбез. Яңа танышулар, дуслар өмет итәбез. Шулай ук мәдәният, телгә кагылышлы бер төркем мәсьәләләрне хәл итеп булыр дип ышанабыз. Кемеровога яңа идеяләр һәм белемнәр белән әйләнеп кайтырбыз дип уйлыйбыз, – ди Кемероводан Мансур Саттаров.

 

  • Без Томсктан 9 кеше килдек. Кайберәүләребез Форумда беренче тапкыр катнаша, берничәбез инде бу чарага килгән бар. Күңел ниндидер яңалык көтә, башка төбәкләрдән килгән яшьләрдән чаралар үткәрү тәҗрибәсен үзләштерәсе килә, үзебез дә, бәлки, нәрсәгә дә булса өйрәтә алырбыз, – ди Томсктан Зәринә Идрисова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*