tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә конкурс бер урынга 4,22 кеше тәшкил итә
Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә конкурс бер урынга 4,22 кеше тәшкил итә

Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә конкурс бер урынга 4,22 кеше тәшкил итә

Башкорт дәүләт университетында татар белгечлегенә конкурс бер урынга 4,22 кеше тәшкил итә. Быел 14 бюджет урынына 59 абитуриент дәгъва итә. Бу соңгы егерме ел өчен иң зур күрсәткеч.

  • Башкортстанда татар теле һәм әдәбияты буенча белгечләрне көндезге бүлектә Башкорт дәүләт университеты һәм Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты әзерли. Болардан тыш БДУның Стәрлетамак филиалында татар теле һәм әдәбияты укытучылары читтән торып әзерләнә.

Моңа кадәр БДУның татар-рус бүлеге филологлар әзерли иде. Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы, ихтыяҗ аз дип, “филология” белгечлегенә бирелгән бюджет урыннарын елдан-ел киметә барды. Былтыр татар-рус бүлегенә нибары сигез урын бүленде. Читтән торып уку бүлеге исә бөтенләй ябылды. Быелдан башлап бүлек татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучыларын әзерли башлаячак, ягъни “педагогик белем бирү” белгечлегенә күчәчәк. Бүлеккә кабул ителүчеләрнең саны да артып, ундүрт кеше тәшкил итте. Бакалавриатта уку вакыты шулай ук озынаячак – элеккеге дүрт урынына ул биш ел тәшкил итәчәк.

14 бюджет урынына 59 абитуриенттан гаризалар кабул ителде. Бүлеккә конкурс – бер урынга 4,22 кеше. Бу соңгы егерме ел өчен иң зур күрсәткеч. Мәсәлән, былтыр “Филология” белгечлеге буенча бүленгән 8 урынга 25 абитуриент дәгъва итеп, конкурс бер урынга 3,1 кеше булган. Быел университетның татар-рус бүлегенә гариза тапшыручылар саны, былтыргы белән чагыштырганда, 2,36 тапкырга артып киткән.

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының рус-татар бүлегендәге 12 урынга 33 гариза тапшырылган, ягъни конкурс бер урынга 2,75 кеше тәшкил итә.

Башкорт дәүләт университетындагы татар-рус бүлегенең популярлашып китүенең берничә сәбәбе бар. Беренчедән, бу кабул итү имтиханнарының үзгәрүе белән бәйле. Быелга кадәр татар-рус филологиясе бүлегенә керергә теләүчеләр рус теле һәм рус әдәбиятыннан Бердәм дәүләт имтиханнары тапшырса, хәзер бу исемлектән рус әдәбияты фәне төшеп калды. Абитуриентлар рус теле һәм җәмгыять белеме фәннәреннән БДИ тапшырып килеп, университетта татар теленнән эчке имтихан тапшырды. Мәктәпне тәмамлаганда, БДИ тапшыручылар арасында җәмгыять белеме фәнен сайлаучылар рус әдәбиятына өстенлек бирүчеләргә караганда берничә мәртәбәгә артыграк. Бу белем бирү дәрәҗәсенең югарылыгы һәм вакытлы матбугат, Интернет аша алып барылган көчле реклама кампаниясенең тәэсиренә бәйле.

Башкорт дәүләт университетында “Татар теле һәм әдәбияты, рус теле укытучысы” белгечлеге буенча бакалавриатны тәмамлагач, студентларның укуларын “Филология” белгечлеге буенча магистратурада дәвам итү мөмкинлеге бар. Татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы оештырган “Тел һәм мәдәниятара бәйләнешләр” магистрлык программасын тәмамлаучылар биредә ике ел дәвамында белем алып, дәүләт оешмаларында матбугат секретаре, журналист, кадрлар хезмәте белгече һәм башка шундый кирәкле һөнәрләргә ия булачак.

Илдус Фазлетдинов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*