ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, республика халкына мөрәҗәгать итте.
Дәвам »Рубрика: Слайдер
Бөекбританиядә яшәүче татарлар Казандагы Дәрвиш бистәсе балалар йортына ярдәм иттеләр
Бөекбританиядә яшәүче татарлар 23 мартта уздырылган Нәүрүз бәйрәмендә тупланган акчаны Татарстандагы мөмкинлекләре чикләнгән балаларга тапшырырга дип карар кылганнар иде. Ниһаять, әлеге акча дарулар рәвешендә Казанның Дәрвиш бистәсендәге балалар йортына барып иреште. Шушы уңайдан Бөекбритания татарлары Ассоциациясе лидеры Рамил Миңнуллин Бөтендөнья татар конгрессына юлланган хатында шушы эшне башкарып чыккан кешеләргә һәм оешмаларга бу илдә яшәүче татарлар исеменнән рәхмәтләрен җиткерә: £864 = 52000 рубль күләмендә ...
Дәвам »
Тукай шигырьләре күңелдә
Апрель ае – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган ай буларак, халык күңеленә кереп калган. Бу айда балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында шагыйрь иҗатына багышлап әдәби – музыкаль кичәләр, атналыклар уздырыла. Укытучылар, балалар үзләре Г.Тукайга багышлап шигырьләр, җырлар иҗат итә. Шуларның берничәсен Сезнең игътибарга тәкъдим итәбез! Тукай исән җырыбызда. Тукай! Тукай! Синең моңың, җырың Дәрья булып ...
Дәвам »
“Халкым минем” укучыга ашыга…
"Халкым минем" газетасының чираттагы саны, үз укучысына барып иреште
Дәвам »
Сөргендәге коръән китабы Ватанына кайтты
Кырым татарларыннан торган делегациянең Казанга сәфәре вакытында бу аманәт үтәлде.
Дәвам »
Тубылның этномәдәни үзәге 5 еллыгын каршы алды
уган телебезне, мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү –һәркайсыбызның изге бурычы.
Дәвам »
«Ялкын» журналының 90 еллык юбилее – «Оскар» форматында!
2014 елның 30 апрелендә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының Кече сәхнәсендә «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр журналы 90 еллык юбилеен бәйрәм итәчәк!
Дәвам »
“Саумысез, милләттәшләр!” бәйрәме узачак
Татарстан Республикасы һәм Свердловск өлкәсен ныклы дуслык, эчкерсез туганлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре бәйли.
Дәвам »
“Илһам” яшь язучылар бәйгесенә йомгак ясалды
Һәр номинация буенча зурлар һәм кечеләр аерым тәбрикләнде.
Дәвам »
“Алтын йомгак” – балалар иҗаты китабының икенче саны чыкты
Удмуртиядә чыгучы "Яңарыш" газеты ел буе "Алтын йомгак" сәхифәсендә басылып килгән балалар әсәрләрен туплап инде икенче китапчык чыгарды.
Дәвам »