tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә көрәшчеләре җиңүчеләр сафында
Әтнә көрәшчеләре җиңүчеләр сафында

Әтнә көрәшчеләре җиңүчеләр сафында

“12 апрель көнне Актанышка көрәш бәйгесенә киткән 2002-2004 елгы  көрәшче егетләребез кайтты. Без аларның авыррак үлчәүдәге егетләр белән көрәшәчәген дә борчылып хәбәр иткән идек. Әллә ниләр өмет тә итмәдек, исән кайтуларын гына теләдек”, дип яза “Әтнә таңы” газетасы.

Көрәшчеләребез имгәнми, исән-сау кайттылар. Әле җиңү дә алып кайттылар. Беренче Президентыбыз М.Шәймиев призына үткәрелгән 400гә якын көрәшче катнашкан төбәкара ярыштан  Гыйлаҗев Адель 3 урынны алып кайттыТренеры – Руслан Сафин (фотода икесе)

 Көрәшчеләребез бик тырышып көрәштеләр. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан Филатов Айзат, Күшәрдән Фомин Рифат та җиделеккә эләктеләр. Алар да бик аздан гына өчлеккә керми калдылар. Начар күрсәткеч түгел. Җайлап-җайлап күтәреләбез инде, Аллага шөкер. Иң мөһиме үзебезнең җирлектә үскән Әтнә егетләре болар, ярышка кайсы районнан көрәшче эзлик икән дип утырмыйбыз Көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр дә артканнан – арта. Җиңүләребез алда әле, Алла боерса…- ди спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да.

Хак әйтә. Амиин. Ә хәзергә егетләребезне котлыйк. Бирешмәгәнегезгә рәхмәт.

http://www.atnya-rt.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*