tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йошкар-Олада авыл тарихына багышланган конференция узачак
Йошкар-Олада авыл тарихына багышланган конференция узачак

Йошкар-Олада авыл тарихына багышланган конференция узачак

18 апрель көнне Мари-Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә “Авыл тарихы – Россия тарихы. Татар халкының рухи байлыгын саклауда ислам диненең роле” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Әлеге чарада Татарстан Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Борһанов та катнашачак һәм доклад белән чыгыш ясаячак.

Конференциядә түбәндәге темалар буенча фикер алышу булачак:

  • халык тарихын саклау һәм өйрәнү инструменты буларак төбәк тарихы
  • Мари Эл халыклары туган телләрен, тарихын һәм мәдәниятен өйрәтү проблемалары
  • татар халкы рухи кыйммәтләрен саклауда мәчетнең роле һ.б.

Конференцияне Мари Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Республика татар мәдәният үзәге, Милли һәм конфессиональ тикшеренүләр үзәге, Татарларның төбәк милли-мәдәни мохтарияте оештыра.

Конференциядә туган якны өйрәнүче педагоглар, тарихчылар, мәктәп, туган якны өйрәнү, гаилә музейлары хезмәткәрләре, җитәкчеләре, укытучылар, магистрантлар һәм аспирантлар, дини һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*