tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы уза
Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы уза

Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы уза

16-18 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында VIII Г.Тукай исемендәге Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсы уза. Быел иҗади бәйге “Ана – бөек исем” дигән темага багышлана. Конкурс 16,17, 18 апрель көннәрендә 9.00дән 17.00гә кадәр үтәчәк. Ә 20 апрель көнне 13.00дә Актерлар йорты сәхнәсендә гала-концерт белән тәмамланачак.

Быел конкурска Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 350дән артык гариза алынган. Бәйгедә Кытай, Төркия, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм башка илләрдән дә катнашучылар бар.

Жюри составына ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы Наилә Гәрәева, РФның атказанган, ТРның халык артисткасы, профессор Эльмира Хамматова, ТРның атказанган артисты Инсаф Абдуллин, “Федераль татар милли-мохтарияте” иҗтимагый оешмасы советы аппараты җитәкчесе Миләүшә Шәрипова, Казан театр училищесы педагог-режиссеры Марсель Мәхмүтов, сценарист, Казан театр училищесы педагогы Ләйлә Сәләхетдиновалар кергән.

РФ һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Фәрит Бинчәнтәев жюринең рәисе булып тора.

Конкурсны ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Театр эшлеклеләре берлеге, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте гамәлгә куйган.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*