tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында (страница 16)

Рубрика: Матбугат конгресс турында

Иске “яңа” мәхәллә

Совет чорында онытылырга мәҗбүр ителгән “мәхәллә” сүзе көндәлектә соңгы арада ешрак яңгырый. Тик сүзне гомумкулланышка кайтару мәсьәләнең бер ягы булса, мәхәллә тормышын оештыру, эшчәнлеген дөрес юнәлешкә бору – икенче һәм иң мөһим момент. Бүген Фәннәр академиясендә “Татар авыллары һәм мәхәлләләре: тарих һәм тергезү мәсьәләсе” дигән Халыкара конференция уза. Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрелә ...

Дәвам »

Татар имамнары форумга җыелды

Бүген “Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар пленар утырышка җыелды. Җыен Коръән укудан башланып китте. Россиянең 52 төбәгеннән 900гә якын татар имамын җыйган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Президен дин әһелләренә үзенең рәхмәтләрен җиткерде һәм “Форумның Координацион советы төзелеп, килешенгән мәсьәләләрне хәл итү өчен даими эшли башлаячак, безнең бергә булуыбыз үзебезнең халкыбыз, үзебезнең динебез ...

Дәвам »

“Милли тормыш һәм дин” V Бөтенроссия татар руханилары форумы, Изге Болгар җыены турында Ренат Вәлиуллин һәм Рөстәм Батров аңлатма бирә

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән видеоконференциядә шушы форумга һәм 14ендә булачак Изге Болгар җыенына кагылышлы мәсьәләләр чыгарылып, анда катнашкан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин шундый белешмә бирде.

Дәвам »

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара

Русиядәге татар дин әһелләре тиздән Казанга җыелачак. Анда мәчетләрдә ана телебезне саклау кебек мәсьәләләр дә күтәреләчәк.

Дәвам »

“Дөньякүләм форумда татар хатын-кызларының оешмалары берләшәчәк”

Татар конгрессы һәм “Ак калфак” оештырган форумда 20 илдән 450 делегат катнашачак. Форумның пленар утырышында татар хатын-кызлары алдында торган бөтен проблемнар да күтәреләчәк. Бу хакта Азатлыкка “Ак калфак” халыкара татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова белдерде. Пленар утырышта төп чыгышны ул ясаячак. “Мин үземнең чыгышымны төрле мәдәни чаралар оештыруга түгел, ә күбрәк проблемнарны күтәрүгә багышлаячакмын. Хатын-кызлар алдында торган барлык проблемнарны ...

Дәвам »

Көрәге зур, кашыгы кечкенә…

И, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш, дип шагыйрьләр үзәккәүтәрлек итеп язса да, ни кызганыч, авылларыбыз таркала, бетә бара. Ипи дә сала, балык та ыслый, кыяр да үстерә эшкуар хатын-кызларыбыз. Берничә мисал. Ут күршебез Башкортстанда халыкның өчтән бере сала җирендә яшәсә, Татарстанда җиргә кендеге береккәннәр чиреген генә тәшкил итә. Гомумән, илебездә авыл халкы ел саен 2 процентка кими ...

Дәвам »

БТК БК бюросының күчмә утырышы Хельсинкида уздырылды

Казан белән Хельсинки арасында туры һава юллары ачылуга ихтыяҗ бар, ике шәһәрнең югары уку йортлары арасында студентлар алмашу кирәк, дип саный Окан Дахер Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюросы Финляндия сәфәреннән кайтты. БТК БК рәисе Ринат Закиров җитәкчелегендәге делегация составында Разил Вәлиев (Казан), Алмаз Әминов (Арча), Дамир Исхаков (Казан), Алик Локманов (Башкортстан), Камәрия Хәмидуллина (Казан), Рамис Сафин (Ульяновск), Фәрит Уразаев ...

Дәвам »

Татар эшмәкәрләре яңа юллар таба

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм «Татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Русия төбәкләрендә яшәп, эшкуарлык белән шөгыльләнүче милләттәшләребезне җыенга җыя. Быел ул 3 нче мәртәбә 14-16 март көннәрендә булып үтте.

Дәвам »