tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Көрәге зур, кашыгы кечкенә…
Көрәге зур, кашыгы кечкенә…

Көрәге зур, кашыгы кечкенә…

И, авыл, син мең шәһәр­дән мең кабат ямьле вә хуш, дип шагыйрьләр үзәккә үтәрлек итеп язса да, ни кызганыч, авылларыбыз таркала, бетә бара.

Берничә мисал. Ут күр­ше­без Башкортстанда ха­лыкның өчтән бере сала җи­рендә яшәсә, Татарстанда җир­гә кендеге береккәннәр чиреген генә тәшкил итә. Го­мумән, илебездә авыл халкы ел саен 2 процентка кими икән. 20–30 елдан ни булыр?! Әнә йөз ел элек Пермь өлкәсендә өч йөз татар авылы булса, бер гасыр үтүгә өч мәртәбә кимегән.

Әлеге саннарны 14-15 март көннәрендә башка­ла­быз­да уздырылган III бөтен­ру­сия татар авыллары эшкуарлары җыенында ишетергә туры килде (делегатлар16 март көнне Самара өлкәсе­нең Гали авылына барып эш­куар­лар­ның эшне ничек ое­тыруын тамаша кылды). Иле­безнең 31 төбәгеннән 430 эшкуар катнашты анда. Татар конгрессы җитәкчеләре, авыл­­­ларыбыз бетсә, миллә­те­без дә бетәчәк, дип өченче мәртәбә җыйды малта­бар­ларны. Нәкъ менә шулар авыл халкын эшле, ашлы итә­чәк дип ышана конгресстагылар. Шагыйрь Ркаил Зәй­дулла: ”Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк, эшкуарлары юк икән, аның бүгенгесе дә юк”,- дип белдерде. Хәер, нотык тоткан эшкуарларның да һәрберсе диярлек бу фикерне куәт­ләде.

Кем гаепле? Нәрсә эш­ләр­гә соң? Иң әүвәл чыгыш ясаган Башкорт­стан­ның Борай районы вәкиле, сәү­дәгәр Илдус Фәй­рушин, явызлык­лар­ның анасы, бө­тен әшә­келек­нең башы – эчкечелек, дип бил­геләде. Бәя­сен кү­тәрү, сату урыннарын ки­метү, вакытын кыскарту, аракының зыянын аңлату, гомумән, бик күп төрле чик­ләүләр кертү юлы белән, аерым алганда, бу җәһәттә үзләрендә “Аек Башкортстан” дигән хәрәкәт оештыруларын сөйләде ул. Шул ук вакытта Башкорт­станның икенче бер вәки­ле, Федоровка районының Батыр авылы эшкуары Илһам Акчурин, аек авыл программасын тормышка ашыру кыен булгач, бу җә­һәттә урам бе­лән урам арасында ярыш оештыра башлауларын сөй­ләде. Үзе­без­нең Әгер­җе районыннан килгән Илшат Сәхипов та бу проб­леманың четерекле­ле­генә тук­талып: “Бер елны 30 кешене эчкече­лектән дә­ва­лап карадык, файдасы булмады”, – дип искәртте. Әлеге хәл­дән чы­гуның бер­дәнбер юлы халыкны намазга бастыру дип исәпли ул. Ике малаеннан үрнәк алып, үзе дә күптән түгел намаз укый башлаган Илшат әфәнде. Әле ике генә ел элек җомга намазына дүрт-биш кеше килсә, хәзер утыз биш кеше җыела икән. Гыйлемле имам да кайтарганнар, мәдрәсәдә укыта баш­лаган­нар, клубта милли көрәш түгәрәге оештырып җибәр­гән­нәр. Авыл җирендә эшне оештыруда нинди кыенлык бар, дигәч, озакламый механизатор булып эшләргә кеше калмаячак, район үзә­гендә һөнәр училищесын яптылар, дип чаң сукты ул. Бер Әгер­җегә генә түгел, бөтен республикабызга кагыла бу мәсьә­лә.

Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан кил­гән Рамил Бәхтиев исә көндәш­лек­нең шактый кырыс булуына, законнарның көн таләп­лә­ре­нә җавап бирмәвенә, са­лым­нарның зурлыгына, җи­теш­те­релгән продукцияне ур­наш­тыру кыенлыгына тукталды. Нәрсә эшләргә соң? Яшь­ләргә үз эшләрен оештырырга этәр­геч бирер­гә, тәҗ­рибә уртаклашырга ки­рәк (Илнар Гыйрфанов, Ла­еш рай­оны). Хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр саласы иде, шунсыз милли тәрбия бирү кыен булачак. 20 мәчет салган, мәд­рәсәләр төзеткән, 200 мө­галлимгә хезмәт хакы тү­ләп торган мәшһүр ига­нәче Әхмәт бай Хөсәеновка Казанда һәм Ырынбурда һәйкәл кую зарур (Ркаил Зәй­дулла). Иҗ­ти­ма­гый ки­ңәш­мә, ягъни мә­хәллә ими­нияте булдыру мө­һим (үзара яр­дәмләшү кас­са­сы­ның бер фор­масы бу. – Р.М. ) (Марат Айзатуллов, Чу­аш­станның Шыгырдан авы­­­­лы). Эшкуарларны хуплау үзә­­­ге ачу зарур (Сәлим Назин, Пермь крае­ның Барда районы). Район эшкуарлар клубы оештыру да яхшы нәтиҗә бирә. Казаннан үрнәк алып, район үзә­гендә агропромпарк оештыргач, атнасына 2-3 ярминкә үткәрәбез (Рамил Бәхтиев). Авыл туризмы үзәге оеш­тырсаң, шәһәр­дә­геләр авыл­га тартыла башлый. Үз авылыңда балалар бакчасы булмыйча, күрше авылга йөрт­сәң, чукынырга өй­рә­тә­ләр (Расих Латыйпов, Самара өлкәсенең Гали авылы). Район хакимияте белән килешү төзеп, автолавка оеш­тырып, ерак авылларны ризык белән тәэмин итәбез (Илдар Асаев, Ырынбур өлкә­сенең Яфай авылы).

Олы юл, федераль трасса буйларында милли кафелар ачарга тәкъ­дим итәм (Ирек Бәке­ров, Баш­корт­станның Чак­­магыш районы). Пермь крае һәм Пенза өлкәсе эш­куар­лары­ның тәкъ­­диме аеруча кызыклы тоелды миңа. Авыл эшкуарлары кыйм­­­мәтле техника алып мә­шә­кать­ләнмәсен, ин­тек­мәсен өчен, һәр районда 20-30 нчы еллардагы кебек ма­шина-трактор стан­циялә­ре оештырырга чакырды алар.

ТР Инвестицияләр үсеш агентлыгы җитәк­чесе Линар Якуповның җыенны оештыру уңаеннан шактый эшлекле тәкъ­димнәре бар икән. “Татар авыллары эшкуарлары турында Интернетта мәгъ­лүмат базасы булдырырга ки­рәк. Киләсе елда җыенга әзерләнгәндә һәр эшкуар, өч ай алдан хәл итәсе мәсьә­лә­ләрне барлап, иң мөһим өч проблеманы күтәрсен иде. Әлеге мәсьә­ләләрне беренче көнне “тү­гәрәк өстәл”ләрдә җыелы­шып карарга мөмкин. Шул чагында җыеннарыбыз нәти­җә­лерәк булыр”, – дип сөйләде ул.

Җыен эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миң­неханов: ”Татарның карап тор­­­­ган кешеләре сез. Авыл­лар­ны саклап калуда ярдәм итә аласыз. Бүген сезне нәр­сәгәдер өйрәтү түгел, тәҗ­ри­бә уртаклашу мөһим”, – дип төрле төбәкләрдән җы­елган эшкуарларыбызга рәх­мәтен җиткерде, бер төркем малтабарларга дәү­ләт бүләк­ләре тап­шырды, Универсиададан калган ун автобусны иң булдыклы төбәк вәкил­ләренә бүлеп бирәчәкләрен әйтте.

Рәшит Минхаҗ, “Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*