tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Көрәге зур, кашыгы кечкенә…
Көрәге зур, кашыгы кечкенә…

Көрәге зур, кашыгы кечкенә…

И, авыл, син мең шәһәрдән мең кабат ямьле вә хуш, дип шагыйрьләр үзәккәүтәрлек итеп язса да, ни кызганыч, авылларыбыз таркала, бетә бара. Ипи дә сала, балык та ыслый, кыяр да үстерә эшкуар хатын-кызларыбыз.

Берничә мисал. Ут күршебез Башкортстанда халыкның өчтән бере сала җирендә яшәсә, Татарстанда җиргә кендеге береккәннәр чиреген генә тәшкил итә. Гомумән, илебездә авыл халкы ел саен 2 процентка кими икән. 20–30 елдан ни булыр?! Әнә йөз ел элек Пермь өлкәсендә өч йөз татар авылы булса, бер гасыр үтүгә өч мәртәбә кимегән.

Әлеге саннарны 14-15 март көннәрендә башкалабызда уздырылган III бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенында ишетергә туры килде (делегатлар16 март көнне Самара өлкәсенең Гали авылына барып эшкуарларның эшне ничек оетыруын тамаша кылды). Илебезнең 31 төбәгеннән 430 эшкуар катнашты анда. Татар конгрессы җитәкчеләре, авылларыбыз бетсә, милләтебез дә бетәчәк, дип өченче мәртәбә җыйды малтабарларны. Нәкъ менә шулар авыл халкын эшле, ашлы итәчәк дип ышана конгресстагылар. Шагыйрь Ркаил Зәйдулла: ”Авылда мәктәп булмаса, аның киләчәге юк, эшкуарлары юк икән, аның бүгенгесе дә юк”,- дип белдерде. Хәер, нотык тоткан эшкуарларның да һәрберсе диярлек бу фикерне куәтләде.

Кем гаепле? Нәрсә эшләргә соң? Иң әүвәл чыгыш ясаган Башкортстанның Борай районы вәкиле, сәүдәгәр Илдус Фәйрушин, явызлыкларның анасы, бөтен әшәкелекнең башы – эчкечелек, дип билгеләде. Бәясен күтәрү, сату урыннарын киметү, вакытын кыскарту, аракының зыянын аңлату, гомумән, бик күп төрле чикләүләр кертү юлы белән, аерым алганда, бу җәһәттә үзләрендә “Аек Башкортстан” дигән хәрәкәт оештыруларын сөйләде ул. Шул ук вакытта Башкортстанның икенче бер вәкиле, Федоровка районының Батыр авылы эшкуары Илһам Акчурин, аек авыл программасын тормышка ашыру кыен булгач, бу җәһәттә урам белән урам арасында ярыш оештыра башлауларын сөйләде. Үзебезнең Әгерҗе районыннан килгән Илшат Сәхипов та бу проблеманың четереклеле генә тукталып: “Бер елны 30 кешене эчкечелектән дәвалап карадык, файдасы булмады”, – дип искәртте. Әлеге хәлдән чыгуның бердәнбер юлы халыкны намазга бастыру дип исәпли ул. Ике малаеннан үрнәк алып, үзе дә күптән түгел намаз укый башлаган Илшат әфәнде. Әле ике генә ел элек җомга намазына дүрт-биш кеше килсә, хәзер утыз биш кеше җыела икән. Гыйлемле имам да кайтарганнар, мәдрәсәдә укыта башлаганнар, клубта милли көрәш түгәрәге оештырып җибәргәннәр. Авыл җирендә эшне оештыруда нинди кыенлык бар, дигәч, озакламый механизатор булып эшләргә кеше калмаячак, район үзәгендә һөнәр училищесын яптылар, дип чаң сукты ул. Бер Әгерҗегә генә түгел, бөтен республикабызга кагыла бу мәсьәлә.

Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районыннан килгән Рамил Бәхтиев исә көндәшлекнең шактый кырыс булуына, законнарның көн таләпләренә җавап бирмәвенә, салымнарның зурлыгына, җитештерелгән продукцияне урнаштыру кыенлыгына тукталды. Нәрсә эшләргә соң? Яшьләргә үз эшләрен оештырырга этәргеч бирергә, тәҗрибә уртаклашырга кирәк (Илнар Гыйрфанов, Лаеш районы). Хосусый балалар бакчалары, мәктәпләр саласы иде, шунсыз милли тәрбия бирү кыен булачак. 20 мәчет салган, мәдрәсәләр төзеткән, 200 мөгаллимгә хезмәт хакы түләп торган мәшһүр иганәче Әхмәт бай Хөсәеновка Казанда һәм Ырынбурда һәйкәл кую зарур (Ркаил Зәйдулла). Иҗтимагый киңәшмә, ягъни мәхәллә иминияте булдыру мөһим (үзара ярдәмләшү кассасының бер формасы бу. – Р.М. ) (Марат Айзатуллов, Чуашстанның Шыгырдан авылы). Эшкуарларны хуплау үзәге ачу зарур (Сәлим Назин, Пермь краеның Барда районы). Район эшкуарлар клубы оештыру да яхшы нәтиҗә бирә. Казаннан үрнәк алып, район үзәгендә агропромпарк оештыргач, атнасына 2-3 ярминкә үткәрәбез (Рамил Бәхтиев). Авыл туризмы үзәге оештырсаң, шәһәрдәгеләр авылга тартыла башлый. Үз авылыңда балалар бакчасы булмыйча, күрше авылга йөртсәң, чукынырга өйрәтәләр (Расих Латыйпов, Самара өлкәсенең Гали авылы). Район хакимияте белән килешү төзеп, автолавка оештырып, ерак авылларны ризык белән тәэмин итәбез (Илдар Асаев, Ырынбур өлкәсенең Яфай авылы).

Олы юл, федераль трасса буйларында милли кафелар ачарга тәкъдим итәм (Ирек Бәкеров, Башкортстанның Чакмагыш районы). Пермь крае һәм Пенза өлкәсе эшкуарларының тәкъдиме аеруча кызыклы тоелды миңа. Авыл эшкуарлары кыйммәтле техника алып мәшәкатьләнмәсен, интекмәсен өчен, һәр районда 20-30 нчы еллардагы кебек машина-трактор станцияләре оештырырга чакырды алар.

ТР Инвестицияләр үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якуповның җыенны оештыру уңаеннан шактый эшлекле тәкъдимнәре бар икән. “Татар авыллары эшкуарлары турында Интернетта мәгълүмат базасы булдырырга кирәк. Киләсе елда җыенга әзерләнгәндә һәр эшкуар, өч ай алдан хәл итәсе мәсьәләләрне барлап, иң мөһим өч проблеманы күтәрсен иде. Әлеге мәсьәләләрне беренче көнне “түгәрәк өстәл”ләрдә җыелышып карарга мөмкин. Шул чагында җыеннарыбыз нәтиҗәлерәк булыр”, – дип сөйләде ул.

Җыен эшендә катнашкан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов: ”Татарның карап торган кешеләре сез. Авылларны саклап калуда ярдәм итә аласыз. Бүген сезне нәрсәгәдер өйрәтү түгел, тәҗрибә уртаклашу мөһим”, – дип төрле төбәкләрдән җыелган эшкуарларыбызга рәхмәтен җиткерде, бер төркем малтабарларга дәүләт бүләкләре тапшырды, Универсиададан калган ун автобусны иң булдыклы төбәк вәкилләренә бүлеп бирәчәкләрен әйтте.

Рәшит Минһаҗ
(“Ватаным Татарстан”, /№ 39, 19.03.2014/)

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*