Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / БТК БК рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашты
БТК БК рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашты

БТК БК рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән очрашты

Бүген, 26 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров белән Семферополь шәһәрендә очрашып, үзара хезмәттәшлек турында сөйләштеләр. Ике тугандаш халыкны тарихи үткән генә түгел, киләчәктә гамәлгә ашачак эшләр берләштерә.

Очрашуда ике оешманың үзара хезмәттәшлеге турындагы килешүнең проекты да каралды. Әлеге документ Кырым татарлары делегациясенең апрель аенда Казанга визиты вакытында имзаланачак. 

Әлеге мөһим чарада шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең  Беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин һәм Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе урынбасарлары Али Хамзин һәм Заур Смирнов та катнашты.

Бүгенге очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конгрессның проектлары турында сөйләде, эшчәнлеге белән якыннан таныштырды. Кырым татарлары Мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров уртак эшләрне алып барырга әзерлекләрен белдерде һәм Татарстанның Кырым татарларына яхшы мөнәсәбәте өчен Татарстан җитәкчелегенә һәм Татар конгрессына рәхмәтен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*