“Ак калфак” оешмасының әле агымдагы ел башында гына оешкан Буа бүлекчәсе хатын-кызлар мәнфәгатьләрен кайгырту, гаилә кыйммәтләрен, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклау өстендә зур эшләр башкарырга җыена. Киләчәккә планнар аның туган якны өйрәнү музеенда узган “Гомерләр заяга узмасын” дип исемләнгән тәүге җыенында билгеләнде.– Очрашуыбызның музейда үтүе тикмәгә генә түгел, чөнки әлеге бинада безнең тарихыбыз, күңел җәүһәр-ләребез саклана. Хезмәт-кәрләр исә милли мәҗлес ...
Дәвам »Рубрика: Татар авыллары
Укучыга яңа китап “Борынгы Яңа Кәкерле”
Шушы көннәрдә Илфак Шиһаповның “Борынгы Яңа Кәкерле” исеме астында яңа китабы дөнья күрде. Китапның эчтәлеге Татарстан Республикасы Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы тарихына: үткәне, бүгенгесе, киләчәгенә багышланган. Беренче бүлек Кәкерле авылына нигез салынган чорны тасвирлап башланып китә. Авылны нигезләүчеләрнең кемнәр булуы укучыга бәян ителә. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, бу җирләргә иң беренче булып Агишев, Девлятов, Ишеев, Бурундук фамилияле морзалар ...
Дәвам »
Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды
Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, ...
Дәвам »
Полигонда намаз укый торган чатыр корганнар
Татарстан Диния Нәзарәтенең дәгъват бүлеге белгече Тимергали хәзрәт Юлдашев танк полигонында корылган намаз укый торган палаткада булды. Дәгъват бүлеге хезмәткәрләре даими рәвештә армия хезмәтенә чакырылучылар белән очрашулар уздыралар. Бу очрашулар вакытында хәзрәтләр яшьләргә Ислам кыйммәтләре хакында сөйлиләр. dumrt.ru
Дәвам »
Балык бистәсендә – “Халкымның күңел җәүһәрләре”
Балык Бистәсе җирлегенең “Ак калфак” оешмасы 2014 елның 16 июнендә Яңа Арыш авылында “Халкымның күңел җәүһәрләре” дип исемләнгән очрашу-кичә оештырды.
Дәвам »
Лаеш сабантуеның искиткеч мизгелләре
Чулман яры буендагы урманда үткән бу сабантуйда кабатланмас тамашалар, искиткеч күңелле мизгелләр күп булды. Мондый бәйрәмнәр халыкара дуслыкны ныгыта, татарларны дөньяга таныта.
Дәвам »
Башкортостанда да татар конгрессы бар
Башкортостан татарлары конгрессының җитәкчесе һәм республика парламенты депутаты буларак чыгыш ясады
Дәвам »
Балык бистәсе чәкчәкләре
Узган ялларда Татарстанның башка районнарында кебек үк Балык Бистәсендә Сабантуй гөрләде. Бәйрәм уңаеннан җирле “Ак калфак” бүлекчәсе чәкчәкләре бәйгесе игълан итте. Уңган ханымнар берсеннән берсе тәмле, берсеннән берсе матуррак итеп бизәлгән чәкчәкләр пешереп алып килгәннәр. Фирдания Әхмәтҗанова шул тәм-томнар рәсемнәрен җибәргән. Фотодан булса да, карап-карап та туеп булмый…
Дәвам »
Благовещенскида татар тормышы җанлана
Шәһәр советы депутаты, Благовещенски татарлары конгрессы җитәкчесе Альберт Динуров милли чаралар үткәрүгә матлди ярдәм күрсәтә, татар тормышын җанландыруны максат итеп куя. Аның белән "Дөнья" студисендә Римзил Вәли сөйләште.
Дәвам »
Омскиның Тара районында эшләүче “Нур” ансамбленә 10 ел тулды
18 май көнне Омски өлкәсендәге тагын бер коллектив – Тара районының «Нур» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләде.
Дәвам »