tatruen
Баш бит / Татар авыллары (страница 36)

Рубрика: Татар авыллары

Кырык татар авылында җәмәгать йорты төзелә

Литвадагы Кырык татар авылында гөрләп җәмәгать йортын төзү бара. Бу бина  авылның мәдәни-иҗтимагый үзәге булачак. Төрле җәмгыяви чаралар шунда үтәчәк дип көтелә. Бина төзелеше Европа берлегенең “Авылны яңарту һәм үстерү” программасы кысаларында башкарыла. 2013 елның августында Кырык татар авылында җәмәгать йортына булачак урында дога кылынды, нигез салынды. Бу чарага Литва татарлары мөфтие Ромас Якубаускас, имам Рамазан Криницкий, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар ...

Дәвам »

Эшкуарлар милли чара үткәрергә ярдәм итә

Төмәндә татар егете һәм татар кызы бәйгеләре берьюлы оештырылды. Бу чарада милли рух, булдыклылык, белемле һәм әдапле булулары белән аерылып торучы яшьләр катнашты. Аны үткәрүгә татар эшкуарлары матди яктан да, оештыру ягыннан да зур ярдәм курсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасе Фәрит Уразаев төмәнлеләрнең мондый эшчәнлеген югары бәяли.

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »

Бизнес татар авылларынын үстерә! (Пресс-релиз)

2014 елның 14-16 мартында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрә.

Дәвам »