tatruen
Баш бит / Татар авыллары (страница 40)

Рубрика: Татар авыллары

Усть-Багаряк халкы авыл, аның мәктәбе һәм мәктәпкә нигез салучының юбилейларын билгеләп үтте

24-25 октябрьдә Чиләбе өлкәсе Кунашак районында урнашкан Усть-Багаряк авылында тантаналы чаралар үтте. Алар бергә өч датаны берләштерде: авыл төзелүгә 305 ел, авыл мәктәбенә – 90 ел, мәктәпкә нигез салучы һәм аның беренче директоры Җамалетдин Камаловның тууына 130 ел. Усть-Багаряк авылы Чиләбе өлкәсенең төньяк-көнчыгыш өлешендә урнашкан. Авылның урыны бик матур – ул Синара елгасы ярларында җәелеп утыра. Биредә төрле милләт вәкилләре ...

Дәвам »

Әкъдәс Нигъмәт Куратны олылау

Күренекле якташыбызның юбилей тантанасына Төркиядән, Казаннан, Чаллыдан, Әлмәттән галимнәр, татар зыялылары, укытучылар, туганнары, хакимият вәкилләре, авыл халкы килгән иде.

Дәвам »

Тукай исемен мәңгеләштергән Кырлай авылы мәчете 100 елын тутырды

27 октябрьдә Арча районының Яңа Кырлай мәчетендә олы тантана булды— мәчет үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан биредә зур мәҗлес оештырылды.

Дәвам »

Чүпрәледә зур бәйрәм

Чүпрәле районда урнашкан Мунчали авылы Казан ханлыгы чорыннан билгеле булган авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 120 йорт исәпләнә, шунда 387 кеше исәпләнә. Шуларның 60 балалар. 12 бала авыл мәктәбендә башлангыч класста укый, 7 бала балалар бакчасына йөри, 42 укучы күрше авылга йөреп белем эсти. 26 октябрь көнне Мунчалида икенче тапкыр “Мунчали укулары” узды. Анда галимнәрнең һәм күренекле дин әһелләренең чыгышлары, ...

Дәвам »

Өч гасыр тарихлы татар авылы

Свердловск өлкәсенең Түбән Серга районы Уфа–Шигере авылы 1647 нче елда барлыкка килгән дип санала. Авыл Уфа елгасы буена Екатеринбургтан 140 чакрымда урнашкан. Бүгенге көндә авылда заманча җиһазландырылган яңа урта мәктәп эшләп килә, анда 80 бала татар телендә белем ала. Ә инде авылда барлыгы 400 дән артыграк кеше гомер итә. Иң мөһиме авыл халкы үзенең дингә нык тартылуы белән аерылып тора, бүгенге ...

Дәвам »

Чуашстанның Урмай авылында «Милли мирас» конференциясе узды

25 октябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында беренче тапкыр «Милли мирас» төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Аны оештыручылар Чуашстанның мәдәният, милләт һәм архив эшләре министрлыгы, Чуашстан татарлары милли мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты. Әлеге конференция коръән сурәсе укып һәм татар халкының милли гимнына әйләнгән «Туган тел» җыры белән башланып китте. Эшлекле сөйләшүгә җыелган халыкны Комсомол районы башлыгы Михаил Афанасьев сәламләде. ...

Дәвам »

Әрәкәй авылында милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр хакында фикер алыштылар

23–24 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга муниципаль районының Әрәкәй авылында “Милли мәгариф үсешендә инновацион юнәлешләр” исемендәге III төбәкара конференция булып узды. Чара авылда урнашкан милли мәдәни комплекста үткәрелде, бу бина районда урнашкан 6 татар авылы халкы өчен чын мәгънәсендә мәдәни генә түгел, ә мәгрифәти дә бер учак вазыйфасын башкара. Ул 2012 елда ачылган. Ике катлы бинада спортзал, 300 урынлык тамаша ...

Дәвам »