tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Шәхесләр / Хәтер…Хатирәләр…
Хәтер…Хатирәләр…

Хәтер…Хатирәләр…

Тарихын, үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Киләчәгебез тагы да яктырак, бәхетлерәк булсын өчен, аны өйрәнергә, сакларга кирәк. Безнең чорга кадәр нинди генә тарихи вакыйгалар булмаган. Аларнын һәрберсе һәр милләттә, яшәештә ниндидер тирән эз калдырган.

Менә минем 1418 көн буена сузылып, әби-бабайларыбызның балалык, яшьлек елларын «урлаган» 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы турында язып үтәсем килә. Бу сугыш бабам тормышына гына түгел, минем дә йөрәгемә үтеп керде, эзен салды (ничәнче буын бит). Аның сагышлы күзләре, әрнү катыш үзәк өзгеч сүзләре йөрәкне күдерде…

Күпме күз яше, кайгы-хәсрәт. Тол хатыннар, ятим балалар. 20 миллион…

Җиңү! Сугыш ветераннары ул көннәрне, дарылы елларны сыкрап-сызланып искә алалар. Сугыш һәм тыл ветераннары күз яшьләренә буыла-буыла сөйли. Алар сөйләгән истәлекләр – балаларына, балаларыннан – оныкларына, оныкларыннан хәтер китапларына күчә.

«Хәтер» китабы. Безнең гаилә китапханәсендә дә бар ул. Аның 336 нчы битендә бабам Кәримов Вәгыйзь Галим улының әтисе Кәримов Галим Кәрим улы һәм аның абыйсы Кәримов Гәрәй Кәрим улы турында мәгълүмат бирелгән. Шуңа күрә дә бу китап безнең өчен кадерле, изге!

Сугыш дигән шомлы хәбәр аяз көнне яшен суккандай итә. Чәчәкләр генә иснәп хозурланырга тиешле миллионнарча кеше дары сөреме эчендә кала. Куллар йодрыклана, халыкның нәфрәте оятсыз дошманга юнәлә. Барысы да газиз туган илен илбасарлардан азат итәргә күтәрелә. Шулар арасында Вәгыйзь бабамның әтисе, абыйлары да була. Бер гаиләдән өч бертуган: Галим, Гәрәй (Җәнгәрәй), Абдулла сугышка китәләр.

Абдулла абый 1943 нче елда сугыштан яраланып кайта. Җәнгәрәй абый (аны Гәрәй дип йөрткәннәр) белән минем Галим бабам гына туган якларын кабат күрә алмыйлар.

Гәрәй абыйның үлеме бигрәк тә аянычлы. 1945 нче елның июлендә була бу хәл. Берлин урамында машинасы сүнеп кала. Немец солдатлары аңа «булыша», сиздермичә генә машинасына шартлаткыч куя. Машина кузгалып китә. Тик озак бара алмый – шартлый. Ул бик каты яралана, үлемен хәбәр итеп, хат килә.

Бабамның әтисе Галим 42 яшендә сугышка китә һәм аннан: «Хәбәрсез югалды»,-дигән хат кына килә. Ятимлекнең, сугышның ачысын-төчесен күп татыган бабама, сугыш башланганда, нибары 3 яшь кенә була. «Әтием, бәлки, исәндер, менә-менә кайтып керер», – дип көтә бала. Ир кеше, ата булгач та, өметен өзми әле. Куп урыннардан, архивлардан эзләтә. Берсе дә бернинди нәтиҗә бирми – җавап булмый. «Их, сугышкан урыннары, күмелгән җире генә дә билгеле түгел бит», – дип эзләнә ул. Һәм менә «Хәтер» китабы басылып чыга. 336 нчы биттәге юлларны укыгач, бабам әтисе белән күрешкәндәй хис итә үзен. Сүнеп өлгермәгән өметкә яңа сулыш өрделәрме… Тотына шуннан эзләнүләр… «Хәтер» китабы, интернет челтәрләре һ. б.

Галим Бабай хезмәт иткән 212 нче укчы дивизия (башка дивизияләр белән берлектә) 1943 нче елның 30 нчы сентябрендә Сож елгасын кичеп, дошманның көчле каршылыгын жиңеп, зур югалтулар хисабына Кричев (Белорусия) шәһәрен фашистлардан азат итә. Төн буена – 29 нчы сентябрьдән 30 ына каршы көчле урам сугышлары бара. Шул ук көнне радиодан Сталинның әмере (приказы) янгырый. Ул «Правда» гәҗитенең беренче битендә бастырыла. Анда Кричев шәһәрен азат итүдә 212 нче укчы дивизиянең аерылып торуы ассызыклап күрсәтелә. Бу шәһәрне азат итүдә катнашкан дивизияләргә Кричевлылар» дигән исем бирелә.

Кричев шәһәре өчен барган көрәшләрдә сугышчылар һәм командирларның батырлыгы аркасында Мәскәү юнәлешендәге пунктлар ныгып калырга өлгерә. Әлеге авыр сугышларның берсендә Галим бабам батырларча һәлак була. Ул 1943 нче елның 29 нчы октябрендә Могилев өлкәсенең Чаусск районы Загоренка авылында күмелә.

Вәгыйзь бабамның әтисе һәм аның абыйлары эшчән, тәвәккәл, батыр булганнар. Үз гомерләрен аямыйча, фашист илбасарларына каршы көрәшкәннәр. Боларны сугыш документлары һәм гәҗитләре дәлилли. Бабаларым, шундый туганнарым белән чын күңелдән горурланам, аларга охшарга тырышам. Мин, безнең һәм киләчәк яңа буын бу геройлар батырлыгын мәңге онытмаячакбыз. Безнең илебез сугышның ни икәнен белә. Матур киләчәгебез өчен күпме кеше яу кырында ятып калды. Юк! Юк! Алар үлмәде. Бүгенге якты көн хакына корбан булган батырлар безнең арабызда һәйкәлләр булып калыкты, аларның йөрәкләре мәйданнарда мәнгелек ут булып яна.

Быел тынычлык теләүче барлык халык 9 Майда Бөек Җиңүнең 68 еллыгын билгеләп үтте, һәйкәлләргә чәчәкләр куйды. Һәркем, һәр буын бер-берсенә тыныч-имин тормыш теләде. Исемнәре «Хәтер» китабына,һәйкәлләргә язылган солдатларның да уй-хыяллары шундый булгандыр: Җиңү-Тынычлык! Без дә аларың изге теләкләрен тормышка ашыру өчен тырышыйк.

Тынычлык-җирнең барлык почмакларында яшәүче халыкларның телләрендәге иң кадерле сүз ул. Аны саклау өчен, кулыбыздан килгәннең барысын да эшлик! Тынычлык өчен көрәш-һәр кеше, һәр халык эше. Безнең язмышларда сугыш хатирәләре кабатланмасын. Ул «Хәтер» китабындагына:

«Сакланыгыз, кешеләр үлемнән!
Җир бер генә,
Тик бер генә кояш,
Тик бер генә гомер бирелгән»,-дип, кешелекне искәртеп торсын иде.


Буа шәһәре 2 нче номерлы лицейның
11 нчы сыйныф укучысы
Кәримова Алия Алмаз кызы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*