tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Файдалы киңәшләр / ИСӘНЛЕККӘ-САУЛЫККА: Салкын тисә
ИСӘНЛЕККӘ-САУЛЫККА: Салкын тисә

ИСӘНЛЕККӘ-САУЛЫККА: Салкын тисә

ЮТӘЛДӘН. Тамак шешсә, бронхит буяса, үпкәләр ялкынсынса, алоэ яфрагыннан сироп ясыйлар. Шешә алып, шуның яртысына ваклап алоэ яфрагы салалар һәм савыт тулганчы шикәр комы өстиләр. Шешәнең авызын марля белән бәйләп куялар. 3 көн төнәткәч сөзәләр. Сиропны көнгә 3 мәртәбә ашар алдыннан 1 әр аш кашыгы эчәләр. Савыкканчы дәваланалар.

Какырыкны чыгару өчен 1 чәй кашыгы әнис орлыгын, яхшылап изеп, 1 стакан кайнар суга салалар. 20 минут төнәткәч, сөзеп, көнгә 3-4 тапкыр ашар алдыннан 1/4әр стакан эчәләр.

Хроник ютәл булганда уртача зурлыктагы бәрәңге, суган һәм алма алалар. Барысын бергә 1 л суга салып утка куялар. Сыеклыкның яртысы пар¬га әйләнгәнче кайнаталар. Төнәтмәне көнгә 3 мәртәбә 1 әр чәй кашыгы эчәләр.

Трахеит, бронхит һәм пневмония белән авырганда какырыкны чыгарырга һәм ютәлне йомшартырга мандарин кабыгыннан ясалган төнәтмә ярдәм итә. 2 аш кашыгы кипкән манда¬рин кабыгын, 250 мл аракыга салып, 1 атна төнәтәләр. Көнгә 3 тапкыр ашарга 15-20 минут кала суга 20-25 тамчы кушып эчәләр.

Салкын тиеп ютәлләгәндә 2 өлеш зәйтүн маена 1 өлеш нашатырь спирты кушып болгаталар һәм күкрәккә сөртәләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*