tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бер заман бардым Печән базарына…»
«Бер заман бардым Печән базарына…»

«Бер заман бардым Печән базарына…»

22 ноябрьдә 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасын язуына 105 ел тулуга багышланган «Бер заман бардым Печән базарына…» дип аталган күргәзмә ачыла.

Г.Тукайның күп шигырьләре Иске Казан һәм Иске Татар бистәсенең кабатланмас урыннары белән бәйле. Ул шәһәр урамнарында йөргән, Кабан күле буйларын хозур итәргә яраткан, үзенең әсәрләре еш басылган «Кояш» һәм «Йолдыз» газеталары редакцияләренә кергән, «Шәрык» клубында һәм Купеческое собрание бинасында чыгышлар ясаган. Яшәве дә шунда ук «Болгар» һәм «Амур» кунакханәләрендә булган: якында гына Печән базары кайнаган.

Печән базары ул елларда Иске Татар бистәсенең сәүдә, мәдәният һәм иҗтимагый үзәге булып тора. Шау-шулы, тавышлы урын, сәүдәгәрләр һәм һөнәрчеләр кайный монда. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»та без бу базарның бик тә җанлы тасвирын күрәбез.

Моннан 105 ел элек язылган поэма күргәзмә темасы итеп юкка гына алынмаган. Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә поэманың язылу тарихы турында сөйли торган экспонатлар күп: Г.Тукай нәзирә иткән борынгы «Кисекбаш» китабы; шагыйрь үзе исән чакта чыккан «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»; Б.Урманченың бу поэмага ясаган иллюстрациясе; «Кисекбаш» балетының афишасы һәм спектакль күренешләре фотосурәтләре.

Күргәзмәнең авторлары, Иске татар бистәсе һәм ХХ гасыр башындагы Казанның – Тукай заманындагы Казанның мәдәни, иҗтимагый-көнкүреш, экономик һәм политик тормышы энциклопедиясе дип атала алган бу поэманың язылу тарихыннан тыш, әсәрнең татар әдәбияты һәм сәнгатенә йогынтысын да күрсәтергә тели.

Милли музей фондларында «Яңа Кисекбаш» каһарманнары һәм Казанның поэмада сурәтләнгән урыннары белән бәйле күп экспонатлар саклана: әсәрдә телгә алынган Садри Максуди һәм Гайнан Ваисовның фотосурәтләре һәм шәхси әйберләре, ХХ гасыр башындагы Казан күренешләре. Поэма нигезендә иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре дә күргәзмәдә зур урын ала. Тамашачылар «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»ның шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән басмаларын гына түгел, татар әдипләренең бу поэмага нигезләнеп иҗат иткән китапларын да күрә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*