tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белоруссия “Чишмә”се 15 еллыгын бәйрәм итә
Белоруссия “Чишмә”се 15 еллыгын бәйрәм итә

Белоруссия “Чишмә”се 15 еллыгын бәйрәм итә

11-15 ноябрь көннәрендә Белоруссиядәге Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә татар мәдәниятенә багышланган мәдәни-агарту программасы үтә, дип хәбәр итә Минскидан “Чишмә” татар-башкорт мәдәни мирасы дип исемләнгән оешма җитәкчесе Эльвира Левшевич.

Мәдәни агарту программасы кысаларында РФ атказанган һәм Татарстанның халык рәссамы Владимир Попов күргәзмәсе үтәчәк һәм “Бибинур” фильмы күрсәтеләчәк. Шушы чаралар белән беррәттән “Чишмә” оешмасының 15 еллыгын билгеләп үтү дә ниятләнә. Тантаналы кичә 14 ноябрьдә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*