Хөрмәтле милләттәшләр, газиз дин кардәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Сезне изге Корбан бәйрәме белән тәбрик итәм! Гасырлар буена сакланып килгән гореф–гадәтләребез, милли үзаң һәм мәдәни мирасыбыз Ислам дине белән тыгыз бәйләнештә яши. Корбан бәйрәме халкыбызның көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе буларак, ул шәфкатьлелек һәм сабырлыкны, якыннарың, дин кардәшләрең турында кайгыртуны гәүдәләндерә, мөселманнарны берләштерә. Бу юмартлык, шәфкатьлелек, ...
Дәвам »Рубрика: Татар авыллары
“Сөмбелә” бәйрәме
Татар халкы милли үзенчәлекле бәйрәмнәргә һәм гореф - гадәтләргә бик бай.
Дәвам »
Шыгырданда форум узды
2013 елның 4 октябрендә Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында III Төбәкара авыл икътисады форумы булып узды. Форумның төп оештыручылары – Чуашстан Республикасы мөфтияте.
Дәвам »
Мәхәлләдән татар иленә
Чуашстанда 4-5 октябрьдә III Төбәкара авыл хуҗалыгы экономик «Шыгырдан диалогы» форумы һәм «Мәхәллә тарихыннан — ил тарихына» дип аталган X төбәкара фәнни-гамәли конференция узачак. Бу турыда Чуашстанның Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Чараларда белгечләр, тарихчылар, дин әһелләре катнаша. Бу көннәрдә Чуашстан Татар дөньясы үзәге булып ала. «Шыгырдан диалогы» форумының практик әһәмиятенә килгәндә, беренчедән, “Шыгырдан диалогы” җыены татар дөньясына бик ...
Дәвам »
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк
Безнең Гали авылы тарихы бик бай. Революциягә кадәр биредә һәр мәхәллә каршында мәдрәсәләр эшләгән. Анда мулла-мөәзиннәр ир балаларны, ә аларның хатыннары кыз балаларны укыткан. Ә мәдрәсәләр ябылганнан соң, дини белем бирү мәчетләрдә дәвам иткән. Шуңа күрә безнең авыл халкы гомер-гомергә рухи яктан бик бай булган.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы
Хөрмәтле укытучылар! Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез. Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа. Сез, укытучылар һәм татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар, сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып ...
Дәвам »
Әстерхан татарларының милли ашлары
Татар халкы, төрле тарихи сәбәпләр аркасында, шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә һәм гореф – гадәтләрдә, йолаларда чагылыш таба. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф – гадәтләрнең, милли азыклар пешерүнең дә борынгы үрнәкләре сакланган. Авыл – шәһәрнең анасы, диләр.Әйе, авылларда сакланып калган йолалар, җирле сөйләшләр, милли азыклар – тормыш чынбарлыгы. Әстерхан татарларының ...
Дәвам »
II Бөтенрусия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының РЕЗОЛЮЦИЯСЕ
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты эшчәнлегендә татар авылларын саклау һәм үстерү эше өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. БТК БК башлангычы белән төзелгән “Бөтенрусия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы илнең төрле төбәкләрендә авыл-хуҗалыгы бизнесында алдынгы юнәлешләр тәкъдим итүче эшмәкәрләр белән актив эш алып бара.
Дәвам »
“Авылым минем” бәйгесе
Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы һәм "Халкым минем" газетасы бергәләп "Авылым минем" исемле конкурс игълан итәләр.
Дәвам »
Яңа ел котлавы
"Бөтенроссия татар авыллары" иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов
Дәвам »