tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Халык театрлары ярыша
Халык театрлары ярыша

Халык театрлары ярыша

6–15нче ноябрь көннәрендә В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге XIII төбәкара  “Идел –йорт” халык театрларының йомгаклау фестивален уздырачак.

Фестиваль үзешчән театр сәнгатен үстерү, әдәби репертураны зурайту, үзешчән артистларның башкару осталыгын, режиссерның эш дәрәҗәсен арттыру, халык театрлары спектакльләрен киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү, тәҗрибә алмашу, халык театрлары артистларына, коллективларга методик һәм практик ярдәм күрсәтү   максатыннан оештырыла.

Фестивальдә Туфан Миңнуллин, Аяз Гыйләҗев, Хай Вахит, Наил Гаетбай, Данил Сәлихов, Рузилә Җамалиева, Анна Богачева кебек драматугларның әсәрләре куелачак.

“Идел йорт” фестивалендә ТР Мәдәният министрлыгы системасына кергән мәдәният учреждениеләрендә эшләүче театр коллективлары, республиканың уку йортларында белем алучы студентлар театр коллективлары һәм РФ төбәкләрендәге мәдәният учреждениеләренең театр коллективлары катнаша.

Быелгы йомгаклау фестивалендә Татарстан Республикасыннан һәм Русия төбәкләреннән 20 халык театры катнаша. Шулар арасында Башкортстан Республикасыннан Дүртөйле район мәдәният йортының һәм Краснакама район мәдәният йортының “Замандаш”, Ульян өлкәсе Иске Кулатка район мәдәният  йортының, Самара өлкәсенең Камышлы район мәдәният йортының халык театрлары да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*