tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 412)

Рубрика: Экспорт

Нижневартовск шәһәрендәге “Патриот” балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә Муса Җәлилгә багышланганн зал ачылачак

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасы Милли музее генераль директоры Нәҗипова Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы, музейның баш рәссамы Тимур Матвеев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының хезмәткәре Азат Садриев булдылар

Дәвам »

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә Татарстан Республикасының делегатлары белән очрашу узды

Ханты-Манси автоном округы Нижневартовск шәһәрендә "Патриот" балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзәгендә Муса Җәлилгә багышланган зал ачу буенча очрашуда катнашты.

Дәвам »

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Казан бүлеге быелга эш планын билгеләде

Бүген, 19 гыйнвар көнне, Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясендә Казан шәһәре буенча  Бөтендөнья  татар хатын-кызларының  «Ак калфак» иҗтимагый  оешмасының  күчмә утырышы үтте. Утырышта башкалабыз татар балалар бакчалары мөдирләре, татар мәктәп-гимназияләре җитәкчеләре катнашты. “Ак калфак”ның Казандагы бүлеге инде күптән оешкан булса да, аның эше моңа кадәр сүлпән бара. “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Рәес ...

Дәвам »

Альберт Борһанов: “Татарстанда туган якны өйрәнү киңәя бара!”

Татарстан Республикасының туган як тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте җитәкчесе, галим, Альберт Борһанов «Дөнья» студиясендә кунакта

Дәвам »

Имам-хатыйб Әхмәтҗан Мостафинга багышланган күргәзмә ачыла

20 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Мәскәү Җәмигъ мәчетенең музей киңлегендә “Мәскәү мөселманнары остазы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Әхмәтҗан Мостафинның тормышы һәм хезмәт итүе” дип исемләнгән күргәзмә узачак. Күргәзмә Әхмәтҗан Мостафинның тууына 115-ел тулуга (1902-1986) һәм “Әхмәтҗан Мостафин: СССРның ислам тарихыннан” фәнни монографиясе дөнья күрүгә багышланган. Монографиянең авторлары – тарихи фәннәр кандидаты, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ислам Зарипов һәм педагогик фәннәр ...

Дәвам »