tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Котлыйбыз
Котлыйбыз

Котлыйбыз

Бүген үзенең гомер бәйрәмен популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Равил Рафис улы Галиев билгеләп үтә.

Кадерле Равиль Рафис улы! Сезне чын күңелдән 50 яшьлек юбилеегыз-туган көнегез белән тәбрик итәм. Бүгенге көндә җыр сәнгате халкыбыз күңеленә үтеп керә торган, телебез һәм милли йөзебез сагында торучы зур көч. Җырчыларыбызга йөкләнгән бурыч та шуннан гыйбарәттер. Сез татар җыр сәнгатендә үз исемегезне, лаеклы үз урыныгызны булдырган кеше. 90нчы елларда татар эстрадасы йолдызы булып танылып, Сез бүгенге көндә дә милли йөзегезне саклап кала алган җырчыларыбызның берсе. Үзенчәлекле тавышыгыз белән моңлы җырлар, романслар башкарып, Сез милләттәшләребезнең хөрмәтен казандыгыз һәм без Сезнең белән хаклы рәвештә горурланабыз.

Туган көнегез уңаеннан Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел тынычлыгы телим. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын. Халкыбызны, тамашачыларыбызны һәрвакыт сөендереп, яңа җырлар иҗат итеп яшәргә насыйп булсын Сезгә. Бәйрәмегез мөбарәк булсын!

Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы  Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*