tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3136)

Рубрика: Яңалыклар

Милләтне өйрәнүче галимнәр изге эш башкара

Aмерикада яшәүче милләттәшебез Юлай Шамил оглы Нью Йоркта туган, аның тамырлары Башкортостаның Чакмагыш районында һәм Пенза якларында.

Дәвам »

Тубылда сөяк музее булачак

Әлеге музей Тубыл шәһәренең Ремезов мәйданындагы Минсәлим йортында урнашачак. Тубыл шәһәренең атаклы мәйданында бик горур басып торучы, ике этажлы бу йорт бер караганда гап-гади кебек, әмма даны еракларга таралган. Халык телендә ул Минсәлим йорты дип йөртелә. Шәһәрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бу йорт икеләтә кадерле. Кайчандыр бу йортта ата-анасыз калган татар балалары өчен “Кызыл Шәрыкъ” дип аталган ятимнәр йорты урнашкан була. ...

Дәвам »

Сургутта яңа ел кичәсе

Яңа ел бәйрәмен ел саен зарыгып көтеп алабыз, нидер өмет итәбез, Кыш бабай белән Кар кызын дүрт күзләп көтеп алабыз. Әйе, чыршы тирәли әйләнеп, җырлап-биеп, уйнап-көлеп, шигырьләр сөйләү – бу бәйрәмнең күрке түгел мени? Ә бүләкләр, татлы кәнфитләрне эйтеп торасы да юк. Бар теләкләребезне тормышка ашыручы, рухландыручы, сихри көчкә ия булган бу бәйрәм hәркемнең күңелен күтәрә, дәртләндерә. Сургут шәhәренең татар ...

Дәвам »

Шыгырдан авылында Мидхәт Шакировның рәсем күргәзмәсе ачылды.

Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туып үскән, Озын Куак авылында яшәүче, Батыр авылы сәнгать мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшләүче, танылган рәссам Мидхәт Галимҗан улы Шакировның рәсем күргәзмәсе Шыгырдан авылының мәдәниият үзәгендә ачылды. Рәссам рәсем күргәзмәсе ачылу уңаеннан Чуашстан мәдәният министрлыгы һәм Чуашстан татарларының милли-мәдәния мөхтәрияте исеменнән рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Дәвам »