tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Сабан туе 1 июльдә ике урында була
Төркиядә Сабан туе 1 июльдә ике урында була

Төркиядә Сабан туе 1 июльдә ике урында була

Төркия татарлары Сабан туен 1 июльдә оештырырга әзерләнә. Бәйрәм бер көндә ике урында узачак. Аның берсе – Истанбулда, икенчесе Эскишәһир губернасындагы Османия татар авылында була.

Истанбулдагы Сабан туен үткәрү өчен, шәһәр читендә Белград урманы эчендәге “LİFE PARK” ял һәм күңел ачу бакчасы җитәкчелеге белән килешенгән. Бу турыда чараның төп өештыручысы Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Сабан туе программасы җырлы-биюле бүләк җыю белән башланып китәчәк. Сәламләү чыгышлары белән дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президентының бәйрәм котлавын истанбуллы милләттәшләргә Татарстанның премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов әйтәчәк.

 

Бәйрәм кунакларын шулай ук Истанбул губернаторлыгы, шәһәр мэриясе вәкилләренең дә сәламлавы көтелә, диде Татарстанның Төркиядәге вәкиле Айрат Гатауллин.

Истанбул Сабан туенда Ландыш Әгъламова, Лилия Гыйматдинова, Илгиз Шәйхразиев, Диләрә Вафина, Фазыл Зәйнуллин, Рөстәм Рәхмәтулллин кебек Татарстанның яшь сәнгать әһелләре сәхнә тотачак. Сабан туе уеннар, бәйгеләр белән дәвам итәчәк. Кунакларны тукландыру эшен Үмрания районы җитәкчелеге үз өстенә алган.

Бәйрәм урынына бару өчен шәһәрнең ике ноктасыннан автобуслар кузгалачак.

Эскишәһир татар авылы Османиядәге Сабан туенда Татарстаннан ике сәнгать әһеле катнаша. Төркиянең төрле шәһәрләренә сибелгән һәм махсус Сабан туе өчен авылларына кайткан милләтәшләребез каршында Анталия татарларыннан Фәнис Зыялы һәм аның гаиләсе дә сәнгати осталыкларын күрсәтәчәк, дип хәбәр итә бәйрәм чарасын оештыручы Вахит Ирдән.

Биредә шулай ук Османия авылы үзешчәннәре дә сәхнә тотачак. Бәйрәм җыр-биюләр төрле уеннар, ярышлар белән үрелеп барачак.

Татар авылы Сабан туенада җирле хакимият вәкилләренең дә катнашуы көтелә.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*