tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3173)

Рубрика: Яңалыклар

Видео: Казанда яшьләрнең теле ачыла

Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Сәләт”  аланнары, “Идел”  яшьләр үзәгенең “Яшь лидерлар мәктәбе”,  “Милләтебез хәзинәләре” чаралары белән беррәттән  быел 23 нче тапкыр җыелган Татар яшьләре көннәре  егет-кызларда милли үзаң тәрбияли.

Дәвам »

Әлкидәге Нәби Дәүли исемендәге гимназия – татар гимназиясеме?

4 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессының махсус комиссиясе Татарстанның Әлки районындагы Үргәагар авылы мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә эшләде. Комиссия әгъзалары: БТК Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин, Казан шәһәре 2 нче татар гимназиясе директоры, БТК бюросы әгъзасы Кәмәрия Хәмидуллина, БТК ның Татарстан Республикасындагы татар иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров – Үргәагар авылы кешеләре исеменнән килгән хатта язылган ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт оешмасына яңа җитәкче киләчәк

6 сентябрдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм ТР дагы татар оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Данис Шакиров Әлмәт шәһәрендә булып кайттылар.

Дәвам »

Бишкәктә татарлар киңәш тота

Кыргызстанга татарлар 20 гасырның башында килеп төпләнәләр. Алар кыргыз халкына мәгърифәт  тараталар, әлеге җирлектә беренче мәктәпләрне ачалар. 1999 елда бу илдә 45400 милләттәшебез яшәсә, бүгенге көндә анда 31400 татар исәпләнә. Аларның күпләп яшәгән төбәкләре Бишкәк шәһәре, Чуй, Ош, Нарын, Иссык күл, Джалалабад, Баткын өлкәләре. Биредәге татарларны берләштереп торучы “Туган тел” оешмасының 25 еллыгы уңаеннан “түгәрәк өстәл” узды. Аны оешманың җитәкчесе ...

Дәвам »

Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Магнитогорски каласыннан ике милләтәшебез: фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Харис улы Әхмәтҗанов һәм “Татар рухы” газетасының баш редакторы Равил Гатаулла улы Хөснетдинов булып киттеләр. Биредә алар БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белән күрештеләр. Максатлары: алынган зур эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан да теләктәшлек табу. Быел май аенда Магнитогорскида Татарстанның Мәрҗани исемендәге Тарих институты үзенең ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Мәскәүдә үткән Татарстан Көнендә катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү җитәкчелегенең татарларга яхшы яшәү шартларын булдыруга куйган көчләрен югары бәяли. Бу хакта ул 28 августта Мәскәүдә Татарстан Көненә багышланган тантаналы кичәдә хәбәр итте. Мәскәү музыка йортында узган гадәттәге тантанада шулай ук Мәскәү мэры вазыйфаларын вакытлыча үтәүче Сергей Собянин да катнашты. Тантана алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Собянин фойеда оештырылган Татарстан халык сәнгате күргәзмәсен карады. Тантанадагы ...

Дәвам »

Казанда XXIII Татар яшьләре көннәре үтте

26 августта Казанда Халыклар дуслыгы йортында XXIII Татар яшьләре көннәрен рәсми төстә ачып җибәрү тантанасы узды. Дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшәүче милләттәшләребезне бәйрәм чарасында Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, ТР Халыклар дуслыгы ...

Дәвам »

Омскиның “Татар дөньясы” газеты бәйге үткәрде

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте “Татар дөньясы” һәр йортка тынычлык китерә” проекты белән шәһәр хакимияте тарафыннан игълан ителгән грантлар бәйгесендә катнашып җиңүгә иреште. Грант-субсидияләр бәйгеләрен Омски мэриясе һәр елны иҗтимагый оешмаларны финанслау максатыннан үткәреп килә. Татар оешмалары бу бәйгеләрдә отышлы проектлар тәкъдим итеп һәрдаим диярлек җиңүгә ирешәләр. Быелгы грант-субсидия акчаларына өлкә милли-мәдәни мохтарияте Сабан туе үткәрде, шәһәр милли-мәдәни мохтарияте, өлешчә, ...

Дәвам »

Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу

26 августта Татарстан Республикасы Президенты Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты. Татар җәмәгатьчелеге активистларын сәламләп, Рөстәм ...

Дәвам »