tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3397)

Рубрика: Яңалыклар

Яндекс.Переводчик сервисы татар теленә тәрҗемә итә башлады

Яндекс татар теленә һәм татар теленнән машина тәрҗемәсе хезмәтен ачты. Кулланучы хәзер татар сүзләрен, сүзтезмәләрен, җөмләләрне 47 телгә тәрҗемә итә ала, һәм киресенчә шул 47 телдән татарчага аудара ала.

Дәвам »

Ветераннарга Татарстан бүләге

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алганда Татарстан Республикасы президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит төбәкләрендә яшәүче татар сугыш ветераннарын да онытмаган, аларга да махсус бүләкләр җибәргән. Төмән өлкәсендәге ике сугыш ветеранына шундый бүләкне Казаннан II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашкан “Татарстан-Яңа гасыр” каналының җирле корпункты журналисты София Хәйруллина алып килде.

Дәвам »

Кырым татарларының  милли мәгълүмат чаралары  ничек яшәр?

Римзил Вәлиев, ATR милли телеканалы һәм холдингы РФ кануннары буенча теркәлсә, дөньякүләм мәгълумат сугышыннан, Украина сәясәтеннән читләшсә, бу гамәл кырым татарлары өчен файдалы булачак дип белдерде. Ул милли һәм социаль мәсьәләләрне обьектив яктыртуга керешү өчен конструктив хезмәттәшлек башлап җибәрергә өмет бар дип саный.

Дәвам »

Татарстан мөфтиятендә иске татар имлясына багышланган сөйләшү булды

Сөйләшү барышында катнашучылар иске татар телендә укый белерлек шәкертләр әзерләү, алар өчен кирәкле уку-укыту методикасын камилләштерү әһәмияте һәм бу эшне эзлекле рәвештә алып барырга кирәклеге турында белдерделәр.

Дәвам »

Саранскида татар авылларына багышланган “түгәрәк өстәл” узды

Аны Мордовия башлыгы идарәсе, мәгариф министрлыгы, мәдәният һәм туризм министрлыгы, “Якташлар” татар милли-мәдәни мохтарияте ярдәме белән ислам мәдәни үзәге оештырган.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Кырым Республикасы вәкилләре белән очрашу узды

Икътисад, идарә һәм хокук институтының (ИЭУП) дәүләт һәм муниципаль идарә тармагы буенча белем алучы Кырым Республикасының дәүләт һәм муниципаль органнарында хезмәт күрсәтүчеләр Казан шәһәренә чираттагы имтихан сессиясенә килделәр.

Дәвам »

Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиллеге «РосПравоКонсалт» юридик агентлыгы белән хезмәттәшлек итә башлый

2 июньдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин «РосПравоКонсалт» юридик агентлыгы җитәкчесе В.Насыйров белән очрашты.

Дәвам »