tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нурлы еллар гына киләчәккә Сезне мәңге озата барсыннар
Нурлы еллар гына киләчәккә Сезне мәңге озата барсыннар

Нурлы еллар гына киләчәккә Сезне мәңге озата барсыннар

Татар профессиональ театрының барлыкка килү тарихы Уфа белән турыдан-туры бәйле. Аның оештырылуына ХХ гасыр башындагы иҗтимагый күтәрелеш һәм 1905 елдагы буржуаз инкыйлаб булышлык итә. Шул елларда Уфаның “Госмания” мәдрәсәсе шәкертләре “Рисаләт” дигән спектакль әзерли. Пьесаны алар үзләре иҗат итә. 1906 елда И. Кудашев-Ашкадарский Уфада түләүле берничә спектакль күрсәтә. Алар Русиядә татар телендәге беренче профессиональ тамаша була.
Сәхибҗамал Гыйззә­туллина-Волжская 1912 елда Уфада “Нур” төркемен төзи. Рольләрне башкару, режиссерлык эшеннән тыш, труппаны җитәкләү, финанс ягын һәм гастрольләр оештыру да аның өстенә төшә. Яшь театр тәүге тамашасы итеп “Җиңел хезмәттә” драмасын әзерли.

Спектакль­ләр Уфаның Веденеев театрында, морзалар оешмасы (бүгенге сәнгать институты) бинасында һәм “Себер” кунакханәсе (хәзерге Офицерлар йорты) тамаша залларында күрсәтелә. 1917 елгы февраль инкыйла­быннан соң цензура бераз йомшара төшә, нәтиҗәдә, Ф. Әмир­ханның “Тигезсезләр” һәм моңа кадәр тыелган башка шундый әсәрләрне сәхнәгә кую мөмкинлеге туа.
Кыска вакыт эчендә труппа Г. Камал, М. Фәйзи, Ф. Әмир­хан, Г. Коләхмәтов, С. Рәмиев, А. Островский, Ф. Шиллер, Ж. Мольер, А. Денери кебек драматургларның әсәрләреннән бай репертуар туплый. Беренче чыгышларыннан ук алар тамашачы арасында зур ихтирам казана. Сәхибҗамал Гыйз­зәтуллина-Волжская үзенең труп­пасы белән илне аркылыга-буйга иңли. Төркем үзенең халыкчан һәм заман рухлы чыгышлары белән Уфа, Ырынбур, Урал, Идел буе, Урта Азия, Себер, Кавказ тамашачысының мәхәббәтен яулый. Гражданнар сугышы, илдәге мохтаҗлык яшь труппаның эшчәнлеген авыр хәлгә куя. Иҗат өчен тиешле шартлар булмау сәбәпле, 1918 елда театр тамашаларын туктата. Труппа таркала. Шуннан соң ХХ гасыр аза­гына кадәр Уфада татар театрын ачу турында сүз алып бару да мөмкин булмый.

1985 елдан соң “үзгәртеп кору” җилләре исә башлау белән республикада татар мәдәниятен үстерү өчен шартлар барлыкка килә. Мәҗит Мөдәрисов яңа театр оеш­тыручыларның инициатива төркемен туплый. 1989 елда Уфа шәһәр советы “Нур” театр-студиясен ачарга ризалык бирә. Студия беренче тамаша мизгелен 1990 елның 13 гыйнварында башкаланың РТИ (бүгенге УЗЭМИК) мәдәният сараенда ача. Тарихи мизгел төрле пьесалардан тупланган “Безнең шәһәрнең серләре” дип аталган тамаша белән ачыла. Аны сәхнәгә режиссер Әбелхәер Сафиуллин куя. Тамашада сигез артист катнаша. Фәвәрис Габидуллин, Фәнүз Садыйков, Тәнзилә Хисамова, Ханә Мин­һаҗева, Елена Фаткуллина, Руслан Фазылов, Марат Исхаков, Рәлиф Мөхәммәдиев театрның “тәүге карлыгачлары” була.

Милли хәрәкәт вәкиллә­ренең, зыялыларның мөрә­җәгатьләреннән, вакытлы матбугаттагы чыгышларыннан соң Министрлар Советы Башкортстанда Уфа “Нур” татар дәүләт театры ачу турында карар чыгара. Театр башкаланың Черниковка бистәсендә урнашкан ВЛКСМның 40 еллыгы исе­мендәге мәдәният сараена вакытлыча “йортка керә”. Мә­дәният министрлыгы СССР­ның 50 еллыгы исемен­дәге урамда “Ялкын” (“Пламя”) кинотеатры өчен төзелә башлаган бинаны “Нур”га бирергә карар итә. Аны үзгәртеп төзү буенча проект әзерләнә.

1991 елның 29 августында “Нур” дәүләт театры статусы ала. Тәүге режиссер Әбелхәер Сафиуллин сәнгать институтына укырга керү сәбәпле, аның урынына Байрас Ибраһимов тәгаенләнә. Шул ук елны Дүртөйле, Кушнаренко, Чакмагыш, Бүздәк, Шаран, Бакалы, Благовар, Авыргазы, Стәрле­тамак, Стәрлебаш, Миякә, Краснокама районнарында театр өчен сәләтле яшьләр сайлап алына. Сынауны узган 15 кеше Уфа сәнгать институтында белем ала башлый. Курсның сәнгать җитәкчесе итеп таныл­ган педагог Фәрдүнә Касыймова билгеләнә.

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрыннан – Рәшидә Гандәлипова, Резида Морзабулатова, Яшьләр театрыннан Идрис Кәлимуллин, Альберт Шәйхетдинов, Рәсимә Гайфуллина “Нур”га күчә. Казаннан, мәдәният институтын тәмамлап, Эрнст Нәбиуллин, театр училищесы шәкерте Мәхмүт Фатыйхов һәм Ырынбур татар театрыннан Венера Шәрипова кайта. Бу артистлар театрның икенче буынын тәшкил итә. Ф. С. Казанлының “Ямьсез тормыш”, М. Фәйзинең “Адашкан күңел”, Г. Исхакыйның “Зөләйха”, Т. Гыйззәт һәм Җ. Фәйзинең “Башмагым” кебек катлаулы спектакльләре куела. Алар театр белгечләре тарафыннан югары бәя ала. 1993 елда театр Казан тамашачысы алдында уңышлы имтихан тотып кайта. 1994 елда, җәйге гастроль­ләрдән соң, Мәҗит Мөдәрисов урынына “Нур”ның директоры итеп Урал Гыйрфатуллин билгеләнә. Шул ук елны “Нур” “Авангард” мәдәният сараена күчә. 1995 елда театрның баш режиссеры Байрас Ибраһимов та эштән китә. Театрга спектакльләр кую өчен төрле режиссерларны читтән чакырырга туры килә.

1996 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлаган ике дистәгә якын студент актерларның өченче дулкыны булып труппага килеп кушыла. Шул ук елны “Нур” артистлары Г. Исхакыйның “Көз” драмасы буенча куелган спектакль белән Казанда үткән Халыкара театр фестивалендә җиңү яулый. 1997 елда театрга нигез салучы Әбелхәер Сафиуллин яңадан баш режиссер булып кайта. 1999 елда Уфа сәнгать институтының театр факультетына “Нур” өчен тәгаенләнгән 10 егет һәм кыз кабул ителә.

11 ел “фатир алмаштырып”, күп авырлыклар кичереп, төрле сәхнәләрдә йөргән төркем, ниһаять, 2000 елның 12 июнендә беренче тапкыр үз сәхнәсенә аяк басты. “Нур”ның хәзерге бинасының Кече залында тамашалар күрсәтелә башлады. 2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлап, театрга бер төркем яшьләр кайтып кушылды. Алар артистларның дүртенче дулкынын тәшкил итте. 2007 елда Зур залда да тамашалар күрсәтелә башлады.

Театрның эчке дөньясы да аның тышкы кыяфәте кебек үк матур, эчтәлекле һәм мәгърур. Үзенең 25 еллык эшчәнлеген билгеләгән театр иҗади казанышлары, уңыш-табышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Үткән елларга күз салсаң, анда бихисап күп матур спектакльләр, җитди фести­вальләр, алардагы җиңүләр, төрле бүләкләр, иҗади премияләр, мактаулы дипломнар, театр тәнкыйтьчеләренең югары бәясен күрергә мөмкин. Болар барысы да тарих битләрендә саклана.

Театрның йөзен аның репертуары билгели, диләр. “Нур” театры бүген дә, Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская салган традицияләргә тугрылык саклап, романтик рухлы әсәрләргә өстенлек бирә. Бу бигрәк тә милли драматургия үрнәкләренә кагыла. Шуңа карамастан, репертуар үзенең байлыгы, жанр һәм стиль төрлелеге белән аерылып тора. Репертуарның нигезен милли классика һәм бүгенге көн драматургларының иҗат җимешләре тәшкил итә. Ш. Камалның “Хаҗи әфәнде өйләнә”, М. Фәйзинең “Ак калфак”, К. Тинчуринның “Американ”, Ш. Хөсәеновның “Әнием­нең ак күлмәге”, Т. Миңнул­линның “Эзләдем, бәгърем, сине!”, “Гөргөри кияүләре”, “Алты кызга бер кияү”, Д. Са­лиховның “Хатын түгел – аждаһа!” “Күңелләрдә көмеш кыңгырау”, Э. Яһудинның “Мәхәббәт зилзиләсе”, “Коеп куйган фәрештә”, Г. Каюмовның “Һинд кызы” кебек әсәрләре буенча куелган спектакльләр тамашачы күңелен яулады. Репертуарда башкорт драматургиясе дә киң урын алган.

Х. Ибраһимовның “Җизнәкәй”, М. Кәримнең “Кыз урлау”, Н. Асанбаевның “Су юлы”, Ә. Атнабайның “Игезәкләр”, Н. Гаетбайның “Иреңне миңа сат”, “Балконнан төшкән мәхәб­бәт”, Р. Нурлыгаяновның “Ак чәчәк – сиңа бүләк” пьесалары моңа ачык мисал булып тора. Урыс һәм чит ил драматургиясе үрнәкләренең дә репертуарда үз урыны бар. Соңгы елларда А. Островскийның “Соңлаган бәхет” исемле моңсу комедиясе, В. Гуркинның “Сагышларны басмый сулар да”, Л. Гершның “Ирекле күбәләкләр” мелодрамалары, К. Гольдониның “Шаян хуҗабикә” комедиясе сәхнә түренә менде.

Бүгенге көндә театрның иҗади юнәлешен ике режиссер билгели. Беренчесе – “Нур” театры дәүләт статусы алып эшли башлаган көннәрдә аның аякка басуында, иҗади юлын табуда, кыйбласын билгеләүдә зур роль уйнаган, тәүге труппаны туплаган шәхес – әлеге вакытта театрның баш режиссеры, Башкортстанның һәм Татар­станның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов. Икенчесе – Русия театр сәнгате академиясен тәмамлап, 2005 елдан башлап “Нур” театрын үстерүгә зур көч салган, репертуардагы төп әсәрләрне сәхнәләштергән режиссер – Башкортстанның атказанган артисты Илдар Вәлиев. Аларның иҗади эшчәнлеге театрның репертуар сәясәтен камилләш­терүгә зур өлеш кертә. Режиссер буларак сәхнәгә карашлары төрле булса да, икесенең дә актерларга һәм тамашачыларга әйтер фикерләре үткен, кыйммәтле. Спектакльләр кую өчен шулай ук башка театрлардан да режиссерлар чакырыла. Бу, бер яктан, актерларга төрле режиссер мәктәбендә осталыкларын үстерергә, тәҗрибә туп­ларга ярдәм итсә, икенче яктан, тамашачыларны яңа, бер-берсен кабатламаган әсәрләр белән куандыра.

“Нур” театрының сәхнә күркен танылган сәхнә осталары, тамашачы мәхәббәтен яулаган абруйлы артистлар һәм яшь, ташып торган иҗади дәрткә ия талантлы актерлар тәшкил итә. Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Сәвия Сираева, Башкорт­станның һәм Татарстанның халык артисты Резида Фәх­руллина, Башкортстанның халык артистлары Рәсимә Гайфуллина, Финә Вәлиева, Баш­кортстанның атказанган артистлары Марат Исхаков, Миң­нинур Сәитова-Гыйзә­туллина, Гөлназ Мөхәм­мәдиева, Мәхмүт Фатыйхов, Рушат Мөдәрисов, Резида Зарипова, Зөһрә Шәрәфетдинова кебек тәҗ­рибәле сәхнә осталары белән коллектив хаклы рәвештә горурлана. Еллар дәвамында күпсанлы матур рольләр башкарып, тамашачы күңелендә үз урынын яулаган артистлар Лиана Хәертдинова, Айсылу Гомәрова, Ирина Ганиева, Айрат Фатыйхов, Альберт Шәйхетдинов, Рида Фәх­рисламова, Айгөл Габдуллина, Гөлназ Биктимерова, Айнур Баянов, Дамира Сәетова, Вилдан Мисбахов, Азат Арсланов, Ленария Хаҗиева; сәләтле яшьләр Эльза Ибраһимова, Риф Гобәйдуллин, Зилия Сафиуллина, Илгизә Муллабаева, Фәнил Гайзетдинов, Илшат Салаватов та театрның бүгенге иҗади йөзен билгеләүче үзенчәлекле талант ияләре булып тора.

2014 елдан башлап театрны аның тәүге артистларының берсе, тынгысыз шәхес Илдар Хаҗиев җитәкли.

“Нур”ларга күңелләребезне балкытуда уңышлар телик!

Мөнир МӘХМҮТОВ, Уфа
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*