tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3401)

Рубрика: Яңалыклар

Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...

Дәвам »

Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты

Кырымдагы Идел буе татарларының "Идел" берләшмәсе әгъзалары 16 мартта узган Кырым Республикасы статусы турындагы референдум буенча фикер алышырга җыелды.

Дәвам »

Казанда Кырымның Россия белән берләшүенә багышланган митингта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның чыгышы

Татар дөньясы бүген зур игътибар белән Кырымдагы хәлләрне күзәтә. Анда бит безгә якын булган тугандаш кырым татар халкы яши.

Дәвам »

Сабан туе – туристик бренд

Атлар җигеп, урам буйлап җыр-биюләр белән Сабан туена чиккән сөлгеләр, бүләкләр җыю кебек матур гадәт шәһәрләргә дә күчә. Яшь-җилкенчәкнең язгы чәчү эшләре тәмамлану уңаеннан өйдән-өйгә капка кагып, халыкны милли бәйрәмгә чакырып йөрүе моңа кадәр авыл Сабан туйларының аерылгысыз өлеше иде. Быел Казанда да Сабан туена сөлге җыячаклар. Бер төркем яшьләр ат арбасына төялеп, гармун тартып, башкала үзәгендәге ике-өч урамны иңләп ...

Дәвам »