tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3441)

Рубрика: Яңалыклар

Милләттәшләребез һава фаҗигасендә туганнарын һәм якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына төрле илләрдә яшәүче милләттәшләребездән Татарстаныбызга килгән зур кайгыны уртаклашу хатлары килә. Таҗикстаннан Нурия Якупова, Эстониядән Маарду шәһәрендәге татар җәмгыятенең рәис урынбасары Эльмира Прокуророва, Франциядән Әлфия Азиатова, Үзбәкстан татарлары исеменнән Ташкенттагы татар мәдәнияте үзәгенең идарә рәисе Ришат Нәбиуллин, Казахстандагы Җаекта эшләүче татар мәдәнияте җәмгыятенең идарә рәисе РишатХәйруллин очкыч казасында һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары исеменә сабырлыклар ...

Дәвам »

Татарстанга бик зур кайгы килде

Якшәмбе көн кичке сигезенче яртыда Казан аэропортында зур фаҗига булды. “Татарстан” авиакомпаниясенең Мәскәүдән Казанга килүче Боинг 737 очкычы утырган вакытта һәлакаткә дучар булды. Очкычта булган 44 юлаучы һәм 6 кеше экипаж шартлау вакытында барысы һәлак булды. Күбесе – Татарстан кешеләре. Алар арасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның улы Ирек тә булган. Һәлакатнең сәбәпләрен тикшерү өчен махсус хөкүмәт комиссиясе төзелде. 18 ...

Дәвам »

Себердәге Ямбай мәктәбе юбилеен үткәрде

Төмән өлкәсе мәгарифендә лаеклы урын алып торган Ямбай урта мәктәбенең хәзерге бинасына 45 ел, мәдрәсә-мәктәпнең мәгариф халык комиссариаты карамагында эшли башлавына 95 ел тулу хөрмәтенә матур чара әзерләнгән.

Дәвам »

“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасы – еллык телерадиопроект!

“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасында яраткан артистлар чыгышы, матур декорацияләр, танылган кунаклар, көтелмәгән очрашулар һәм зур шоу була.

Дәвам »

Пушкинода татар ханымнары “Дөнья ашъяулыгы” чигүдә катнашалар

Мәскәү өлкәсендә Пушкино шәһәрендә төрле милләт ханымнары бергәләшеп “Дөнья ашъяулыгы” чиккәннәр. Озынлыгы 5 метр, киңлеге 90 сантиметр булган тукыма татар, украин, еврей һәм башка халыкларның милли бизәкләре һәм чигү алымнары кулланып чигелгән. Бу проектка Пушкино шәһәрендә Хәмдия Рамаева җитәкләгән “Вазыйфа” татар милли-мәдәни автономия ханымнары катнашкан. Алар халкыбызга хас ачык төсләрне кулланып чәчәкле-яфраклы бизәкләр чиккәннәр. Әлфия Миңнуллина

Дәвам »

ТАТАРЛЫКНЫ НИЧЕК САКЛАРГА?

Римзил Вәли алып барган әңгәмәдә БТК Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ринат Вәлиуллин, мәгариф белгече, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин, журналист Рәшит Минһаҗ катнашалар.

Дәвам »