tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3420)

Рубрика: Яңалыклар

Татарча КВНда Питрәч, Чаллы, Саба, Алабуга, Балтач, Уфа һәм башкалар көч сынашачак

30 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы ярдәме белән «АК Барс» Яшьләр сараеның концертлар залында Шаяннар һәм тапкырлар клубы «Татар лигасы»ның 1/4 финал уены узачак.

Дәвам »

Мәскәү тәрҗемәчесе Тукай шигырьләре җыентыгын ике телдә чыгарган

Яңа ел алдыннан  Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукайның чираттагы сайланма әсәрләре дөнья күрде. Бу китапның үзенчәлеге шунда – ул соңгы елларда популяр “билингва” форматында басылган. Җыентыкта Габдулла Тукай иҗатыннан шигъри үрнәкләр, әкиятләр, поэмалар татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Әсәрләрне русчага шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Венера Думаева-Вәлиева тәрҗемә иткән. 343 битле китапта Тукайның 120дән артык әсәре урын алган. Мәскәүдә ...

Дәвам »

Һәркем Коръән-хафиз була ала

“Хузур” нәшрият йорты Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның “Һәркем Коръән- хафиз була ала” («Каждый может стать Коран хафизом») дип аталган яңа китабын нәшер итте. Коръәнне яттан өйрәнергә теләгән һәркем китапны әсбап итеп кулланырга мөмкин. Изге китап тарихы һәм аны уку, яттан сөйләү культурасы белән кызыксынучылар өчен дә файдалы булыр. Татарстан мөфтияте сайты

Дәвам »