Димитровградта узачак быелгы турнир Бөтенроссия турниры буларак уза.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
“Ак калфак” та кунакта – гимназия кызлары
Бу очрашуны оештыруны укучы кызлар үзләре сорап алдылар. Бик күп сораулар, тәкъдимнәр әзерләгән иде алар.
Дәвам »
Сургутта “Уйна, гармуннар” фестивале үтәчәк
27 апрельдә Сургутта (Ханты-Манси автономияле округ) Балалар сәнгате мәктәбенең концерт залында “Уйна, гармуннар” фестиваль-конкурсы үтәчәк. Бу бәйгене ел саен төбәк һәм шәһәр татарларының милли-мәдәни автономияләре оештыра. Конкурс 4 номинациядә үтә: 16 яшькәчә балалар, үзешчән гармунчылар, профессиональ гармунчылар, гармунчылар коллективлары. Оештыручылар һәм катнашучыга милли киемдән сәхнәгә чыгуны һәм фестивальнең гимны булып саналган “Гармун лаыйк әле, дускай” җыр көен уйный белүләре таләп ...
Дәвам »
Тинчурин театрында Тукай ае!
22- 25 апрель көннәрендә Тинчурин театры Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәренә нигезләнеп эшләнгән “Сөй гомерне!” исемле шигъри драмасын күрсәтәчәк.
Дәвам »
Татарстан Диния нәзарәте журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады
9 апрельдә Казанда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте динебезгә дәгъват итүче, ислам кыйммәтләрен халыкка җиткерүче журналистларның “Каләм” конкурсына йомгак ясады. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, “Татмедиа” оешмасы, Президент аппараты, Казан мэриясе вәкилләре, республика басмалары мөхәррирләре, журналистлары катнашында үтте. Камил хәзрәт барлык журналистларга мөрәҗәгать итеп: “Безнең уртак максат бар. Имамнар да, журналистлар да динне күтәрү һәм Исламның ...
Дәвам »
“Чишмә”гә 25 яшь
Ульяновск өлкәсендә татар телендәге “Чишмә” телевизион тапшыруы эфирга чыга башлаганга 25 ел тулды.
Дәвам »
“Алты кызга бер кияү”
Мәдәни үзәктә театр төркеме барлыкка килүгә төп сәбәп - ул Казан мәдәният һәм сәнгать академиясеннән практика узарга килгән студент Гөлия Мифтахова булды.
Дәвам »
29, 30 мартта «Нур» Уфа дәүләт татар театрында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе премьерасы булды
29, 30 мартта «Нур» Уфа дәүләт татар театрында Туфан Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» музыкаль комедиясе премьерасы булды. Аны сәхнәгә театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин куйды. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Дәвам »
Бөтентатар иҗтимагый үзәге XI корылтай уздырырга җыена
Бөтентатар иҗтимагый үзәге, оешманың 25 еллыгына багышлап, 12 апрель көнне сәгать 10да Казанның Химиклар мәдәният сараенда XI корылтай уздырырга планлаштыра.
Дәвам »
Кырык татар авылында җәмәгать йорты төзелә
Литвадагы Кырык татар авылында гөрләп җәмәгать йортын төзү бара. Бу бина авылның мәдәни-иҗтимагый үзәге булачак. Төрле җәмгыяви чаралар шунда үтәчәк дип көтелә. Бина төзелеше Европа берлегенең “Авылны яңарту һәм үстерү” программасы кысаларында башкарыла. 2013 елның августында Кырык татар авылында җәмәгать йортына булачак урында дога кылынды, нигез салынды. Бу чарага Литва татарлары мөфтие Ромас Якубаускас, имам Рамазан Криницкий, илнең башка төбәкләрендә яшәүче татарлар ...
Дәвам »