tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты Россия төбәкләреннән һәм ерак чит илләрдән килгән татар бизнесменнары белән очрашты
Татарстан Президенты Россия төбәкләреннән һәм ерак чит илләрдән килгән татар бизнесменнары белән очрашты

Татарстан Президенты Россия төбәкләреннән һәм ерак чит илләрдән килгән татар бизнесменнары белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы делегатлары белән очрашты. Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

«Татарстанның эшлекле партнерлары» форумына Россиянең 57 регионыннан, шулай ук Кытайдан һәм Төркиядән татар иҗтимагый тормышында актив катнашучы эшкуарлар килде. Форум делегатларын сәламләп, Татарстан Президенты аларга эшләре өчен рәхмәт белдерде. «Бөтендөнья татар конгрессы өчен сез җитди таяныч булып торасыз», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров эшлекле партнерларның бөтен ил буенча татарларның мәдәни һәм мәгариф чараларына ярдәм күрсәтү эшчәнлекләре турында сөйләде. Эшкуарлар үзләре дә әңгәмә барышында эшлекле мәсьәләләр, Татарстан Республикасы белән мәдәни һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекләре турында хәбәр иттеләр, кайбер тәкъдимнәр белән чыктылар.

Татарстан Президенты тәкъдимнәрне хуплады һәм юнәлеш министрларына аларны тиешенчә карарга кушты. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов тагын бер кабат Россия регионнарында татар телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклап калу эшенең мөһимлеген ассызыклады һәм форум делегатларына шушы эшкә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

ТР Президенты Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*