Самбо көрәшенең Россиядә рәсми кабул ителүенә 75 ел тулу уңаеннан Сахалинда оештырылган чараларга бу спорт төре буенча 7 кат дөнья чемпионы булган Рәис Рәхмәтуллин килде. Рәис утрауга узган атнада 22-24 ноябрьдә үткән дөнья чемпионатыннан соң үк килде.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
“Болгар радиосы” милли музыка премиясе лауреатлары билгеле (ИСЕМЛЕК)
Бу кичәдә тамашачылар татар эстрадасының мэтрларыннан тыш яшь башкаручылар иҗаты белән дә таныша алачак.
Дәвам »
Казахстандагы республикакүләм Сабантуй киләсе елда Кызылордада үтәчәк
29 ноябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин Кызылорда өлкә татар иҗтимагый-мәдәни үзәк рәисе Галия Гыйззәтуллина белән күреште.
Дәвам »
Укучылар Равил Шәрәфиев белән очрашты
Равил аганың биографиясен, аның иҗатын ныклап өйрәнгәннәр, сорауларын да әзерләгәннәр. Балаларның һәр соравына актер тәфсилләп җавап бирде. Шигырьләр сөйләп тә балаларның күңелләрен күрде.
Дәвам »
Актанышта Әлфия Авзалова конкурсы үткәрелә
12-13 декабрьдә Татарстанның район үзәге Актаныш авылында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Ә.Авзалова исемендәге IV нче ачык төбәкара җыр конкурсы үткәрелә.
Дәвам »
Актүбәдә җәлилче Гайнан Кормашка багышланган китап чыкты
Шушы көннәрдә Казахстанның Актүбә шәһәрендәге "Шатлык" татар–башкорт этно-мәдәни оешмасы башлангычы белән Гайнан Кормашка һәм җәлилчеләргә багышланган яңа китап дөнья күрде.
Дәвам »
Чираттагы бюро утырышы узды
Башта бер ай эчендә конгрессның аппарат хезмәткәрләре тарафыннан эшләнгән эшләргә хисап тотылды. Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган сайтының эшчәнлеге яхшы дип билгеләп үттеләр.
Дәвам »
“Владимирда татар мәдәнияте көннәре» IV нче өлкә фестивале әзерләнә
«Владимирда татар мәдәнияте көннәре» фестивале кысаларында берничә чара уздырылачак.
Дәвам »
Казанда “Яшь татар лидеры мәктәбе” ачылачак
4-9 декабрьдә Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе һәм "Идел" яшьләр үзәге чираттагы "Яшь татар лидеры мәктәбе"н ачып җибәрәләр.
Дәвам »
Зөлфия һәм Мубай үзенчәлекле концерт бирмәкче
30 ноябрьдә Зөлфия Камалова һәм Илдар Мөбәрәкшин (Мубай) Казандагы Актерлар йортында бергәләп концерт бирәчәкләр. Музыкантлар үзләре әйтүенчә, бу бик тә үзенчәлекле тамаша булачак.
Дәвам »