tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт йортында Казан яшьләре өчен ифтар узачак
Милләт йортында Казан яшьләре өчен ифтар узачак

Милләт йортында Казан яшьләре өчен ифтар узачак

9 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Казан шәһәре бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов “Болгар” хәйрия фонды ярдәмендә яшьләр өчен ифтар ашы оештыра. Ифтар Казанның Нариман урамындагы Милләт йортында узачак.

Ифтарга Казан шәһәре яшьләре, татар яшьләр оешмалары активистлары җыелачак. Дин әһелләре, галимнәр яшьләргә үзләренең нәсыйхатләрен җиткерәчәк.

Ифтарны оештыручы Фәрид Мифтахов белдергәнчә, татар милләте ислам динен һәм милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне бергә үрелдереп барган очракта гына сакланып калачак. Ә бу эштә татар яшьләренең роле бик зур.

* Татар яшьләре хәрәкәте тарихында, Тукайлар заманынан башлап, иң зур урынны “Шәрык” клубы тоткан. Яшьләр өчен ифтар оештыру идеясе белән дә “Шәрык” клубы активистлары чыкты -, дип белдерде татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов.

Казан шәһәре яшьләре ифтары 9 июльдә 20.00 сәгатьтә Милләт йортында (Нариман урамы, 62) башлана. Чараны тамада Гамил Нур алып бара.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*