tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3527)

Рубрика: Яңалыклар

Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды

Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, ...

Дәвам »

“Ярдәм” мәчетенә 10 ел

Кичә, 23 нче июнь көнне  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының эшчәнлегенә 10 ел, “Ярдәм” мәчетенә 10 ел тулуга багышланган дини-мәдәни кичәдә әнә шундый фикер җәмгыятькә юллама сыман яңгырады. Фәнис хәзрәт Мингәрәев укылышындагы изге дога һәм ТР Президенты белән Казан мэрына “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге булдыруда тырышлыклары-ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләре һәм матур теләкләр, Миңгол Галиев ...

Дәвам »

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

Көн яңгырлы булуга карамастан, сәяхәтне оештыручылар тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык күңелсезләнергә урын калдырмады. Изге Болгар җирендә Әлмәттән килүчеләр өчен махсус чатырда чәй табыны, казанда пешерелгән пылау әзерләнде.

Дәвам »

Казанда татар мәхәлләсе проблемалары турында фикер алышачаклар

24 нче июнь, ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә, “Татар торак пунктлары һәм мәхәлләләре: яңартылу тарихы һәм проблемалары” темасына төбәкара фәнни-гамәли конференция уздыра.

Дәвам »

Татар Казанга ни өчен күчә?

Казанга төрле төбәкләрдән күчеп килеп, монда үз язмышларын тапкан, милли мәдәнияткә хезмә иткән Г.Коләхмәтов, Ш.Камал, Һ. Такташ, Н.Җиһанов, Х.Бигичев традицияләре әле дә дәвам итә.

Дәвам »

“Ак калфаклы” Буалылар

Буа шәһәре  “Туган якны өйрәнү” музеенда “Ак калфак”татар хатын-кызлары клубы үзенең чираттагы мәҗлесен җыйды. Дин белгече, Соц.яклау бүлеге җитәкчесе, Загс мөдире, табибә, мөгаллимә, абыстай, китапханәче, җырчы, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, шагыйрә һ.б.зыялы ханымнарны туплаган клубның эшчәнлеге бүген аеруча дустанә, бердәм, күңелле булып узды. Чәй өстәле артында бүгенге көндә татар хатын-кызының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урыны ...

Дәвам »