Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 18-19 апрель көннәрендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын уздыра.
Дәвам »Рубрика: Төп яңалыклар
ВИДЕО: «Татар кызчыгы -2019»
«Тәмле булсын!» ресторанында кызларыбызның камыр җәю, пилмән ясау буенча өйрәтү дәресләре һәм бәйге үтте. Өйрәтү дәресләрен ресторан хуҗасы Резеда Хөсәенова алып барды. Ясаган пилмәннәрен пешереп тәмләп ашадылар.
Дәвам »
Никах теркәү, исем кушу һәм мәрхүмнәрне теркәү кенәгәләре басылды
Документларның макетлары ТР МДН Президиумы тарафыннан агымдагы елның февралендә расланды.
Дәвам »
ВИДЕО: Мин татарча сөйләшәм 2019!
КАЙЧАН: Казан, 26 апрель, сәгать 16.00. Яр Чаллы, 27 апрель, сәгать 15.00. КАЙДА: Бауман урамы (Казан), Сәүдә кварталы (Яр Чаллы).
Дәвам »
Татарстан язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә булды
Башкортстанда Татарстан көннәре уңаеннан күрше республиканың мәртәбәле язучылары Уфаның 84нче Татар гимназиясендә кунакта булды.
Дәвам »
Телне сатарга ярамый
Чит илләрдә татар телен һәм мәдәниятен саклауга багышланган матбугат очрашуында “Анталия татарлары” оешмасы директоры Оксана Назарова әнә шулай диде.
Дәвам »
Татар телендә камил сөйләшә белгән кызларны “Сабан туе гүзәле 2019” бәйгесендә катнашырга чакыралар
Бәйгенең максаты - Татар милли мәдәниятен, шәһәр яшьләре арасында милли йолаларны һәм гореф-гадәтләрне үстерү, саклау һәм пропагандалау.
Дәвам »
ВИДЕО: Татар матбугаты үлгәнме, әллә йоклаганмы?
“Юаннар көзгесе” милли газеталарның соңгы саннарына, “Татарстан”, “Казан утлары”, “Туган җир” җурналларына күзәтү ясый.
Дәвам »
ВИДЕО: Пәрәмәч пешерүнең ние бар? Аны Майамида ачык һавада да әзерләп була
Танылган аш-су остасы Резеда Хөсәенова "Дөнья" студиясендә кунакта. Ул чит илләрдә уздырган мастер-класслары хакында сөйли.
Дәвам »
«Чиста мәчет» акциясе: мөфтият волонтёрлары «Рамазан» мәчетендә өмә оештырды
Гыйбадәт йортын җыештыруда 30га якын кеше катнашты.
Дәвам »