tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төп яңалыклар (страница 1985)

Рубрика: Төп яңалыклар

60 ел элек Тукай исемендәге премия булдырыла

60 ел элек Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе булдырыла (1958). Бу премия идея эчтәлеге һәм сыйфаты буенча аеруча әһәмиятле булган әдәбият, сәнгать әсәрләренә бирелә. Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПСС Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде. Бүгенгесе көндә премияне тапшыру мәсьәләсен Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Татарстан Республикасы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе буенча Комиссиясе хәл итә.

Дәвам »

Туган ягыбызның сөенече һәм байлыгы!

Туган як тарихын өйрәнүчеләр форумында катнашучыларның үз көчләре белән төзегән һәм матур итеп бастырып чыгарган китаплар күргәзмәсенә 1000 гә якын җыентык куелган иде. Мондый бай һәм үзенчәлекле китап күргәзмәсе татар тарихында беркайчан да булмагандыр!

Дәвам »

Мәдәни башкалада берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана

Аның берсе - Ленинград өлкәсен, икенчесе Санкт-Петербург каласын тәкъдим итәчәк.

Дәвам »

ВИДЕО: Ринат Закиров: «Авыллар тарихын өйрәнү үз нәсел җепләрен белгән буын тәрбияләргә ярдәм итәчәк»

II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыены кысаларында «Мәдәни мирасны,  татар төбәк тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эшлеклеләренең роле» түгәрәк өстәлендә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның сәламләү сүзе

Дәвам »

Татарстан Язучылар берлеге Айрат Арсланов каберен зиярат кылырга чакыра

Татарстан Язучылар берлеге  барлык язучыларны да күренекле артист, легендар нәфис сүз остасы Айрат Арсланов каберенә зиярат кылырга чакыра. 10 апрельдә 9.30 сәгатьтә Татар филармониясеннән зияратка  махсус автобус китә. Килүчеләрнең очрашуы – зияратка керә торган капка янында 10.00 сәгатьтә. Айрат Арсланов кабере  зияратның 31нче аллеясында урнашкан.​

Дәвам »