tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кызларны “Яшь килен” проектының яңа сезонына чакыралар
Кызларны “Яшь килен” проектының яңа сезонына чакыралар

Кызларны “Яшь килен” проектының яңа сезонына чакыралар

Гүзәл затларның күпсанлы үтенечләре буенча, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында иң популяр һәм мөһим проектларның берсе булган “Яшь килен” проектының яңа сезонын башлап җибәрә. Әлеге чарада катнашырга Казанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләре һәм районнарында яшәүче яшь мөслимәләр дә теләк белдерде. Шуңа күрә проект оффлайнда гына түгел, онлайн форматта да үткәреләчәк.

Оффлайн курслар 2020 елның 22 октябрендә башланачак. Курсларга йөрү бәясе 1000 сумны тәшкил итә. Теркәлү узу өчен сылтама биредә, шулай ук ул нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунтының башында бирелгән. Курсларда катнашучыларны 10 очрашу – танышу, Татарстан мөфтиеннән мавыктыргыч, танып белү лекциясе, психология һәм татар традицияләрен өйрәнү буенча дәресләр, аш-су остасыннан мастер-класс, кинозалга бару, тематик фотосессия һәм башкалар көтә.

Оештыручылар һәм остазлар видео-дәресләр, лекцияләр, тестлар һәм танышу, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кызлар физиологиясе кагыйдәләре турында өстәмә белемнәр базасы кергән махсус телеграм-канал әзерләде.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

Онлайн курслар 2020 елның 22 октябрендә башланачак. Онлайн режимдагы курсларда катнашырга теләүчеләргә нәзарәтнең социаль бүлегенең Инстаграм челтәрендә @muslimmol аккаунты башындагы теркәлү анкетасын тутырырга кирәк. Курсларга йөрү бәясе 500 сумны тәшкил итә.

Онлайн катнашу үз эченә түбдәндәгеләрне ала: реаль вакыт режимында дәресләр (Instagram ябык каналында эфир), видео-дәресләр базасына керү, эш материалларын посылка белән җибәреп, танышу кагыйдәләре, хитб (ярәшү, димләү), никах, никах килешүе, ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары, талак, гаурәт төшенчәсе, хатын-кыз физиологиясе, шәхси куратор, тере аралашу турында телеграм-канал.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 237-86-18 (эш көннәрендә 09:00-дән 17:00-гә кадәр).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*